Районыбызның батыр улын соңгы юлга озатырга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, Яңа Коты авылы биләмәсе башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, туганнары, якыннары, барлык авыл халкы җыелды. Илнур Шамил улы Маликов 1998 елның 6 ноябрендә Яңа Коты авылында туган. 2014 елда туган авылындагы мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт радиоэлектроника көллиятендә белем ала. 2017-2018 елларда РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үти. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң җаваплылыгы чикләнгән «Базы» җәмгыятендә, 2019-2020 елларда «Таймыргеофизика»да эшли. 2022 елның 29 сентябрендә мобилизацияләнә, аннары контракт төзешеп махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елның 18 октябрендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Аңа нибары 26 яшь тулган булыр иде... Кыю йөрәкле якташыбыз Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби батырлык» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.