Районыбыз башкортлары корылтае башкорт халкының тарихи һәм мәдәни мирасын, телен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынны, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар, тематик атналыклар белән чикләнми, алга куеган максатларга ирешеп, актив эшчәнлек алып бара. Аның төп максаты – җирлектәге башкортларның иң мөһим һәм иң әһәмиятле, үзидара мәсьәләләрен хәл итү. Бүгенге эшчәнлек һәм җәмәгать оешмасының әһәмияте, башкарылган эшләре һәм үсеше турында без район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлзия Сабир кызы Ситдикова белән әңгәмәләштек.
– Гөлзия Сабир кызы, әңгәмәбезне район башкортлары корылтае катнашлыгында узган республика һәм район чараларыннан башлыйсы килә...
– Безнең район башкортлары корылтае – актив, үсешкән җәмәгать берләшмәсе. Чакмагышлылылар бер чаралардан да читтә калмыйча, тулы канлы актив эшчәнлек алып бара. 2019 елдан алып без Борай районы Ялдәк ыруы съездында, Аскын районында “Шәжәрә бәйрәме”, Миякә районында Тамьян ыруы җыенында, Агыйделдә “Иҗади мәйдан”, Уфада “Арт-корылтай” мәдәни форумында, Краснокама районында үткән “Рух мәйданы” һәм башка чараларда делегацияләр белән барып катнаштык. Санап үткәннәрдән 2022 елда Агыйдел шәһәрендә Бакалы, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Тәтешле, Чакмагыш һәм Яңавыл районнарын берләштергән чара чагу булып истә калды. Ул төпкел районнарның потенциалын ныграк ачарга, районнар белән тыгыз эшлекле бәйләнеш булдырырга юнәлтелгән иде. Пленар өлештән соң 10 иҗади мәйданчык эшләде, аларда осталык дәресләре оештырылды. Профессионаллар белән якыннан күрешеп, танышып, алар белән бер-ике сәгать бергә эшләп карау тәҗрибә өстәде. Һәр сәфәр безгә яңа тәэссоратлар бирде, ачышлар эшләде.
Районыбызда бер-берсен хөрмәт итеп, дус-туган булып татар, башкорт, рус, чуваш, мари һәм башка милләт халыклары яши. Мәдәният, мәгариф бүлекләреме, спорт тармагымы – һәр өлкә төрле юнәлештәге конкурс-фестивальләрнең матур нәтиҗәләре белән сөендереп тора.
– Белүемчә, телне өйрәнү, әдәбият, сәнгать, мәдәниятне үстерү һәм саклау буенча төрле чаралар да күп үтеп тора...
– Әйе, бу җәһәттән дә эшләр тел тидерерлек түгел. Үзәк мәктәпләрдә туган телне һәм дәүләт телләрен өйрәнү оештырылган, авыл мәктәпләрендә башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнәләр. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучыларыбыз бер республика конкурсыннан читтә калмый актив катнашалар, матур нәтиҗәләр белән кайталар. Аларны оештырып алып барган башкорт теле укытучыларына, мәктәп директорларына зур рәхмәт белдерәсем килә. “Саумы, саумы, әкият!” республика конкурсында 4нче санлы “Әкият” балалар бакчасы икенче ел призлы урыннар ала. 2023 елда Айсель Аббасова, быел 3 яшьлек Сәфинә Әхмәдуллина иң бәләкәй катнашучы булып, 3нче урын алган. Башкорт теле буенча олимпиадалар, 2020 елда “Башкортстан энҗеләре” конкурс-фестивале, Бөендөнья фольклориадасы чикләрендә район күләмендә үткәрелгән чаралар, тел атналыгы чикләрендә оештырылган төрле уеннар, викториналар, “Шигъри чылбыр” флешмобы, соңгы елларда «Арт-Корылтай. Балалар» проектында, «Мостай укулары», «Бикбай укулары» төбәк-ара фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашып, призлы урыннар алдылар. Билгеле язучылар Шәехзадә Бабич, Мостай Кәрим, Мифтахетдин Акмулла, Гали Чокырый һәм башка бик күп шәхесләрнен юбилейлары Чакмагыш биләмәара үзәк китапханәсе белән берлектә билгеләнеп үтелде. Район сабан туе, Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар циклы, милли костюм көннәре, «Аек авыл», «Хатын-кыз – милләт әнисе» республика конкурсларында катнашу – болар барысы да районда телләрне, әдәбиятне, мәгарифне, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур этәргеч. “Аеҡ авыл” конкурсы быел безнең өчен бигрәк уңышлы булды: Иске Ихсан авылы үз номинациясендә икенче урынны яулады.
2023 елда «Өлгеле башкорт гаиләсе» республика бәйгесендә Альберт һәм Лилия Юнысовлар «Гаилә һөнәре» номациясендә 1нче дәрәҗә Диплом алса, быел, 2024 елда Розалия һәм Радик Гафаровлар “Ижади гаилә” номинациясендә 2нче дәрәҗә Диплом яуладылар. “Гаилә учагы” республика фестиваль-конкурсында Гәрәевлар гаиләсе Рәхмәт хаты һәм “Иҗади гаилә” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.
2020 елда данлыклы җырчыбыз И.Смаковның тууына 80 ел тулу сәбәпле хәтер кичәсе һәм җыр бәйгесе үтсә, былтыр, 2023 елда бу конкурс Чакмагыш районының бренд чарасы буларак, «Җырда калсын безнең гомерләр» исеме астында үтте. Бренд-конкурсларга килгәндә, быел районыбызда беренче тапҡыр “Дуслык тирмәсе” исемле республика балалар фольклор конкурсы үтте. Анда 8 район, 4 шәһәр вәкилләре катнашты. Конкурсанттар осталык дәресләрендә, Гаилә ялы паркында экскурсиядә булып өлгерде.
– Безнекеләр бит әле “Байык” телевизион бию конкурсында да матур нәтиҗәләр күрсәтәләр?
– Район мәдәният йортында, Балалар сәнгать мәктәбендә башкорт халык җырлары, биюләре, көйләре өйрәнелә. “Сулпылар” телевизион җыр бәйгесендә, «Байык» балалар телевизион конкурсында 2019 елдан алып катнашып киләбез, лауреатлар исемлеген тутырабыз. Ә 2023 елда финалга хәтта 2 бию сайланып алынды. Лауреатларны тәбрикләгәндә оештыручылар Чакмагыш районының бәйгедә елдан-ел актив катнашуын билгеләп үтте. Олылар «Байыгында» район мәдәният йортының «Асылъяр» халык биюләре ансамбле «Юкәгүр генәем” исемле шаян бию белән чыгыш ясап, икенче турга үтте. Ансамбль безнең җирлектәге бию хәрәкәтләрен тикшереп-өйрәнеп, костюм элементларын барлап, репертуарын яңартып, киләсе турга әзерләнде. Күптән түгел "Байык" телевизион конкурсының финалында район мәдәният йортының “Асылъяр” халык биюләре ансамбле әгъзалары уңышлы чыгыш ясады. Алар Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Акназарова сәхнәләштергән «Чакмагыш уеннары» биюен бик оста башкарып, жюри күңелен яулап, мактаулы 2 урынны яуладылар. Чакмагыш телевидениесе, «Игенче» гәзитендә дә башкорт теленә багышланган материаллар даими яктыртыла.
– Районыбызда борынгы кәсепләр тергезелүе турында да сөйләп үтсәгез иде...
– Борынгы кәсепләрне тергезү максаты белән Туган якны өйрәнү музеенда сәнгать мәктәбенең «Киез үзәге» ачылып, бик матур эшләп килә. Киез үзәге ачылуга хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев зур ярдәм күрсәтеп, эш кораллары, җиһазлар алып бирде. Шул җәһәттән эш алымнары да төрлеләнде. Реканс Фәнил улына зур рәхмәт, үзәк матур уңышлары белән артабан да шатландырып торыр! Шулай ук рәхмәтләремне мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиевага да җиткерәм. Һәр эшебезне хуплап, башлангычларга фатыйха биреп, ремонт эшләре белән ярдәм итте. «Минем яраткан уенчыгым», «Киезфест» республика бәйгеләрендә катнашып, үзен таныткан үзәкне һәрчак Уфада, Милли музее залында, Салават Юлаевның туган көненә багышланган киез эшләре өлгеләреннән торган күргәзмәләрдә көтәләр. Эшләр җитәрлек тупланган да инде. Елдан-ел Уфада үткән «Арт-Корылтай. Балалар» проектында катнашмый калмый алар. 2023 елда сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге укучысы Эльвина Вәлиева Нәфисә Гыйльметдинова җитәкчелегендәге киез эшләре белән республика буенча 2нче дәрәҗә Лауреат исемен яулап, Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
– Үткән елларга йомгак ясап, ниләр әйтә алырсыз?
– 2024 елны йомгаклаганда, Бөтендөнья башкортлары корылтае район һәм шәһәр башкортлары корылтай вәкилләре белән киңәшмә үткәрде, корылтай аккаунтларының социаль челтәрдәге активлыгына анализ ясады. «Бәйләнештә» социаль челтәрендә безнең Чакмагыш районы уңай бәһа алып, яхшы яктан телгә алынды – актив һәм үзенчәлекле материаллар белән даими эш алып барылганы билгеләнеп үтелде. Бу эшне җаваплы сәркәтип Гөлнара Тәлгать кызы Сәлихова алып бара. Аңа рәхмәт җиткереп, артабан да уңышлы эшләвен телим. Әйткәндәй, Гөлнара Тәлгать кызы «Юлдаш» радиосында да еш чыгыш ясый, районда булган чагу вакыйгаларны республика киңлекләрендә яктырта. 2023 елны тагы бер матур, чагу чара – «Атайсал» муниципаль форумы тамамлады. Җыенда 2 шәһәр, 9 район вәкилләре катнашты. Эшлекле өлештә төрле дискуссия мәйданчыклары, секциялар эшләде, үзенә бер төрле фикер алышулар булды. Чара районда яшәгән бар халыкның телен чагылдырып, матур һәм бай программалы итеп төзелде. Теманы дәвам итсәк, Чакмагыш районы делегациясе быел апрель аенда Уфада ”Атайсал” проекты буенча үткәрелгән ”Ватан көче – сила Отечества” форумында катнашты. Әйткәндәй, проект чикләрендә 70 миллион сумнан артык 170тән артык проект тормышка ашырылган. Чишмәләр, мәчетләр тәртипкә китерелгән, мәдәният йортлары, мәктәпләрнең матди базасы ныгытылган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен посылкалар җыеп озатылган, маскировка челтәрләре эшләнгән. Барлык көч җиңүне якынайтуга салынган. “Атайсал” районнан чыккан билгеле кешеләр белән бәйләнешләрне ныгыта, якташлыҡ көчен арттыра, яңа үсеш юлларын ача.
– Артабангы үсеш, нәтиҗәле эшчәнлек өчен теләкләрегез?
– Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: дуслык-туганлык җепләрен тыгыз бәйләп яшәгән районыбызда һәр чарада башкорт теленә, шул ук вакытта башка телләргә дә игътибар ярыйсы гына. Әлеге вакытта бигрәк тә бергә булырга, бер-беребезне кадерләп, ихтирам итеп, анлап эшләргә һәм яшәргә чакырам. Тик шул чакта гына безнең дөнья тәгәрмәче, эшләребез алга барыр.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.