ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 декабрь 2024, 10:40

“Җиңүгә ышанабыз!”

Районыбызның авыл биләмәләрендә Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә җыелышлар дәвам итә. Әлеге программа ярдәмендә җирлекләрдә елдан-ел зур күләмле төзекләндерелү эшләре башкарылып килә.

“Җиңүгә ышанабыз!”“Җиңүгә ышанабыз!”
“Җиңүгә ышанабыз!”

10 меңнән артык кеше яшәгән авыл җирендә Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга ике проект тәкъдим итәргә була. Безнең Чакмагыш гимназиясе дә быел мөмкинлекне кулдан ычкындырмады һәм 2025 ел программасында да катнашырга карар итте. Тынычлык урамындагы 24 һәм 26 нчы йортларда яшәүчеләр Чакмагыш гимназиясендә агач тәрәзәләрне пластик конструкцияләргә алмаштыру проектын тәкъдим иттеләр. Күптән түгел гимназиядә 2025 елда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле “Школьный» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең беренчел җыелышы булып узды. Гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова анда проектның планы белән чыгыш ясады.
“Без, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз һәм проектыбызны тормышка ашырырбыз, дип ышанабыз”, – диләр әлеге проект өстендә тырышлык салучы инициатива төркеме әгъзалары.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас