Комедия тамашачыларны юмор осталыгы белән сокландырды, андагы каенана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр безнең заманда да актуаль булып кала бирә.
Сюжет чын тормыш һәм гаилә кыйммәтләре, акча тирәсендә кеше ыгы-зыгысы, гайбәт һәм төрле интригалар турында уйланырга мәҗбүр итә. Комедия каенананың килене белән, хатынның ире белән, әнинең улы белән заманча мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Тамашачыларны каенанасы һәм килене тормышыннан гыйбрәтле, күңелле вакыйга көтә иде. Килен каенанасының абруе белән килешергә теләми, ә каенана килененең хисләрен һәм теләкләрен хөрмәт итү турында уйларга да теләми.
Спектакльдә катнашучылар колхоз шоферы Сабит – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова, аның әнисе Миңлебикә – Госстрах хезмәткәре Динә Галикәева, Сабитның хатыны Җәмилә – Киндеркүл мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Гәрәева, авыл карчыгы Гыйльмениса – хаклы ялдагы укытучысы Рида Шәйморатова, күрше карты Хәсби – Себер якларында хезмәт салучы Инвер Кинҗәбаев, Җәмиләнең күршесе Шәмсия – мәдәният йорты хезмәткәре Дилә Гайнетдинова үз рольләрен бөтен булмышлары белән бирелеп уйнап, геройлары образларына тулысынча керә алдылар һәм әсәрнең мәгънәсен җиткерделәр. Комедияне сәхнәгә Гөлфинә Ишморатова куйды, музыкаль яктан Илдар Галиев, Рената Шәяхмәтова бизәде. Декорацияне әзерләүчеләр Илдар Галиев, Инвер Кинҗәбаев, гримерлар Ирина Кинҗәбаева, Альбина Галләмова булды.
Үзешчән артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар. Тамашачылар комедияне бик ихлас бер сулышта карадылар һәм актерларның оста уйнауларына соклануын белдереп, көчле алкышларга күмделәр. Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм, яки Җәмиләнең җенләнүе» спектакле уйландырды да, көлдерде дә! Афәрин Рапат үзешчәннәренә!