ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 декабрь 2024, 09:35

Быел да катнашу мөһим Җирле инициативаларны хуплау программасы

Республикада 2016 елдан башлап Җирле инициативаларны хуплау программасы (ППМИ) эшләп килә. Калмашбаш авыл биләмәсе халкы да бу программага һәр елны кушылды. Программа старт алу белән авыл биләмәсендә халыкны җыеннарга чакырып, сөйләшүләр алып бардык. Якташлар бу программада катнашуны хупладылар, бер кем дә читтә калмады.

Быел да катнашу мөһим Җирле инициативаларны хуплау программасыБыел да катнашу мөһим Җирле инициативаларны хуплау программасы
Быел да катнашу мөһим Җирле инициативаларны хуплау программасы


Әлеге программа чикләрендә 2016 елда авыл халкының ял итү урыны булган Калмашбаш авыл клубына 774 мең 740 сумлык капиталь ремонт ясалды. 2017 елда шушы ук программада катнашып Иске Биккенә авылы зираты профнастил белән әйләндереп алынды. Бу эшләр 1 млн. 52 мен 720 сумлык булды. Ә инде калган акчага авыл тормышына битараф булмаган актив якташлар көче белән кирәк-яраклар өчен будка эшләнде. Калмашбаш авылының үзәк су башнясы искергән иде. Җирле инициативаларны хуплау программасы нигезендә 2018 елда башня алыштырып куелды. Бу күләмле эш 1 млн. 170 мен 680 сумлык булды. Авыл халкы инициативасы белән су линияләрен да алыштыруны кирәк дип таптык һәм 2019 елда Калмашбаш авылында су үткәргеч тә алыштырылды. 2020 елда шушы программа нигезендә “МТЗ-82” тракторы алынды. 2021 елда Калмашбаш авылының Үзәк урамында юл ремонтланды, ә инде 2022 елда юлның калган өлеше һәм Кырла урамында юл ремонтланды. 2023 елда “МТЗ-82.1” тракторына тагылма (прицеп), грейдер, кар очырткыч, сабан алынды.
Бу программалар буенча башкарылган эшләрне финанслауда һәр елны җаваплылыгы чикләнгән “Базы авыл хужалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов иганәчелек ярдәме күрсәтә.
Киләсе 2025 елда да Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашырга кирәк дип исәплибез.
Барлык авыл халкын, учреждениеләр җитәкчеләрен, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләрен актив катнашырга чакырам.

Быел да катнашу мөһим Җирле инициативаларны хуплау программасы
Быел да катнашу мөһим Җирле инициативаларны хуплау программасы
Автор:Зинфера Садыйкова, 1-нче категорияле белгеч.
Читайте нас