ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 декабрь 2024, 17:35

Хәбәрсез югалган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә вакытында Радий Хәбиров хәбәрсез югалган дип саналган МХО яугирләренең гаиләләре һәм туганнары өчен ярдәм чараларын киңәйтергә кушты.

Хәбәрсез югалган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм чараларыХәбәрсез югалган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары
Хәбәрсез югалган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары

"Хәрби хезмәткәрнең хәбәрсез югалуы эмоциональ яктан бик авыр, вакыт эчендә сузылган түзә алмаслык газап. Әгәр гаиләдә алгы сызыкта һәлак булу очрагы хакында белешмә һәм документлар булмаса, ул ниндидер ташламалар һәм файда ала алмый. Республика Хезмәт министрлыгы белән без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкбез", – диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас