ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 декабрь 2024, 15:40

Хәрбиләргә ярдәм итү турында

"Туры элемтә" вакытында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрне реабилитацияләү мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Хәрбиләргә ярдәм итү турындаХәрбиләргә ярдәм итү турында
Хәрбиләргә ярдәм итү турында

"Әгәр дошманга каршы көрәшүче барлык егетләрне исәпләсәк, барыгыз да аңлыйсыз — алар кайта башлагач күп булачаклар. Әлеге вакытта кайтучыларның күпчелеге — яраланган яугирләр. Тәү чиратта без аларны реабилитацияләү турында уйлыйбыз. Хәзер алар әкренләп депутатлар итеп сайланалар. Бездә Илеш районында бер яугир авыл биләмәсе башлыгы булды. Егетләр кайтып "Ватан сакчылары" фондына мөрәҗәгать итәләр, алар барлык мотаҗлыкларны аңлыйлар. Әлегә бу эш бик зур күләмле түгел. Алда аның күләме шактый артачак. Аларның күбесе үз урыннарына кайтачак. Яугирләрнең дөньяга карашы да үзгәрә, алар үз тормышлары траекториясен икенче итеп күрәләр. Һәм без, алар үз эчләренә йомылмасын өчен, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Яңадан укыту да булачак. Аларны җитәкчеләр системасында да күрәчәкбез. Бу безнең идарә итү командасын ныгытачак", — диде ул.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас