ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 декабрь 2024, 15:00

Ил Президентының эшлекле сәфәре турында

Төбәк Башлыгы белән туры элемтә башлангач, аңа җиткерелгән тәүге сорау ил Президенты Владимир Владимирович Путинның Уфага "Русия — спорт державасы" форумы чикләрендә эшлекле сәфәренә кагылышлы булды.

Ил Президентының эшлекле сәфәре турындаИл Президентының эшлекле сәфәре турында
Ил Президентының эшлекле сәфәре турында

Радий Фәрит улы Президент белән планлаштырылган объектларны карап йөргәндә һәр минутны файдаланып, республика казанышлары турында мөмкин кадәр тулырак сөйләргә тырыштым, дип билгеләде. "Әңгәмә тыныч барды. Президент һәрвакыт республика халкына зур хөрмәт белән карый. Владимир Владимирович башкорт батальоннары белән кызыксынды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә артабан да ярдәм итүебезне үтенде. Ил җитәкчесе шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы үсеше һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен фельдшерлар белән комплектлау буенча киңәш-фикерләрен җиткерде", — дип сорауга җавап бирде Радий Фәрит улы.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас