ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 декабрь 2024, 16:00

"Әр-Рәхим мәчетен төзү буенча быел нинди эшләр башкарылды?"

Радий Фәрит улы елның икенче яртысында бу җәһәттән эшләрне яңадан башладык, диде.

"Әр-Рәхим мәчетен төзү буенча быел нинди эшләр башкарылды?""Әр-Рәхим мәчетен төзү буенча быел нинди эшләр башкарылды?"
"Әр-Рәхим мәчетен төзү буенча быел нинди эшләр башкарылды?"

Иң мөһиме — анализ эшләнде, декабрь аенда бина экспертизасы буенча нәтиҗәләр билгеле булачак. Инде хәзер үк гөмбәзне һәм түшәмне алыштырырга кирәк булачагы билгеле. Хәзерге вакытта проект документациясе белән шөгыльләнәләр. Быел манараларны эшләп бетерәчәкләр, инде төзелеш баскычларын алалар. Фасадның тышын проектлый башлыйлар, эшләр киләсе 2025 елның тәүге алты аенда башланачак. Киләсе кышка җылылык системасы көйләнәчәк. Иң мөһиме — финанслау турында билгеләнеш бар. Сүз берничө миллиард сум турында бара. Бу зур сумма, әмма юнәлеш билгеләнгән. Алдагы 3-4 елда объект төзелеше тулысынча тәмамланыр дип көтелә. Төбәк Башлыгы биш еллык эшчәнлеген ничек бәһалый? "Мин үз эшемә бәя бирмәячәкмен. Ничек итеп үз эшемне билгелим? Кешеләр бәһаласыннар. Мин бер нинди дә баһалау көтмичә, төбак Башлыгы постында үз вазыйфамны башкарам", — дип җаваплады бу сорауга Башкортстан Башлыгы.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас