ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 декабрь 2024, 15:45

Республика Башлыгы җитди сорауларга җавап бирә

Радий Фәрит улы яңы мәктәп төзелеше, парк язмышы турында сорауларга җавап бирде. 

Республика Башлыгы җитди сорауларга җавап бирәРеспублика Башлыгы җитди сорауларга җавап бирә
Республика Башлыгы җитди сорауларга җавап бирә

Әлеге вакытта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туры эфиры бара. Аңа сорауларны алып баручылар да, Республикага идарә итү үзәгендә утырган журналистлар да һәм алдан сорау җибәргән җәмгыять халкы да бирә. Республиканың Халык фронты рәисләре, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Шамил Вәлиев Өфедәге Урманчылар паркына бәйле сорау бирде. Ул парк тирәли күп катлы йортлар барлыкка килмәсме дигән борчылу белдерде. Радий Фәрит улы әйтүенчә, парк әлеге вакытта үзенең икенче сулышын кичерә. – Күркәм урын, Уфаның йөзек кашы, кешеләр анда күпләп йөри. Ул федераль кануният тарафыннан югары дәрәҗәдә саклана, анда кала урманнары, бу бик җитди күренеш, – дип аңлатты Радий Хәбиров. – Беркемдә бу юнәлештә нинди дә булса адымнар ясамас дип уйлаем. Бүген мин анда булдым, кешеләр белән аралаштым, саф һавада йөрдем. Кешеләр күп һәм парк та матур. Урманчылар паркын тәртипкә китердек. Уфа киләчәктә дә чәчәк атарга тиеш. Чыганак: Башинформ Фото: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас