Сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикле булган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз өчен биредә күркәм чара оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чарага җыелучыларны сәламләп, ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады һәм барысын да һәрчак шундый актив, тормыш сөючән булып калырга чакырды. Тормыш сынауларына дучар булган якташларыбызның күңелен җыр-моңнар, дәртле биюләр белән күтәрделәр. Концерт программасыннан соң һәммәсе дә бик теләп төрле спорт уеннарында, осталык дәресләрендә катнашып, сәләтләрен күрсәтте, күңел ачты. Биредә шулай ук теләүчеләр өчен район үзәк дәваханәсе, мәгариф бүлеге, социаль өлкә белгечләре тарафыннан консультацияләр бирелде. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендә таныша аласыз.