Мәсәлән, берюлы ике журналист яңа Хөкүмәт формалашуы һәм Премьер-министр вазыйфасы турында сорады. Билгеле булуынча, әлеге вакытта бөтен министрлар да "вазыйфа башкаручы" буларак эшли. Радий Фәрит улы әйтүенчә, әлеге вакытта Башкортстанда бер нинди дә власть вакуумы юк. Башкортстан Башлыгы аңлатуынча, зур булмаган үзенчәлекләр бар. Атап әйткәндә, хәзер министрларның күбесе, канунияткә ярашлы, охшаш федераль министрлыкларда килешү процедурасын үтә. Хөкүмәтнең яңа составында алар барлык да диярлек үз эшләрен дәвам итәчәк, чөнки куелган бурычларны үтиләр. “Сабыр итегез. Тиздән хөкүмәтнең яңа составы раслана", – дип өстәде Радий Хәбиров. Андрей Назаров турында ул Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры сыйфатында эшен дәвам итәчәк, аның моның өчен тәҗрибәсе дә, теләге дә бар, диде. Чыганак: Башинформ