Файдалы һәм отышлы юл белән дәүләт ярдәменә ирешү мөмкинлеге бирүче бу уңайлы программа агымдагы елда да гамәлдә булачагын ишетү белән үк юмашлылар да аннан теләп файдалану максатында эшчәнлек җәелдерделәр.
Алдан үткән халык җыеннары барышында кузгатылган мәсьәләләр арасында Иске Үзмәш авылы халкының биредәге суүткәргечне төзекләндерергә, дигән теләкләр өстен чыкты һәм йомгаклау утырышын да нәкъ менә шушы авылда үткәреп, өч мәсьәлә арасыннан берсен сайлап алып, программада шул проект белән катнашырга, дигән карарга килделәр.
Иске Үзмәш авылы мәдәният йортына бу җәһәттән шактый күп кеше җыелды. Чараны Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина ачып җибәрде һәм алып барды. Җыелучылар игътибарына ул Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу тәртибен һәм мотлак җиңеп чыгар өчен нинди шартларның тулысынча үтәлергә тиешлеген кабатлап хәтерләренә төшерде.
Быел Иске Үзмәш авылы халкы биләмә исеменнән әлеге программада катнашырга һәм Иске Үзмәш авылының сууткәргечен яхшылап ремонтлауга ирешергә бердәм карар чыгардылар. Әлеге проектның хакы 1 млн 200 мең сум тәшкил итә. Бу максатка республика бюджетыннан , муниципаль район бюджеты һәм башлангыч халык тупланмасыннан акча җыелачак. Аны һәр йорт ихатасыннан билгеле күләмнәрдә җыеп алырга булдылар. Максатны тормышка ашыруда проектны башыннан ахырынача күзәтеп торучы инициатива төркеме сайланды.
Иске Үзмәш халкына быел да конкурста җиңеп чыгып, проектны тормышка ашырырга насыйп булсын!