ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
4 декабрь 2024, 11:25

Урамга тротуар салу – иң өстенлекле мәсьәлә

Җирле инициативаларны хуплау программасы авыл җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Республикабызда һәм шул исәптән районыбызда  халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур әһәмият бирелә. Авыл биләмәләре ел саен әлеге программада катнашып, үзләре өчен мөһим һәм кичектергесез дип санаган проблемаларны хәл итеп килә. 

Урамга тротуар салу – иң өстенлекле мәсьәләУрамга тротуар салу – иң өстенлекле мәсьәлә
Урамга тротуар салу – иң өстенлекле мәсьәлә
 
Бүген  Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсендә Чакмагыш авыл Советы биләмәсенең “Архитектура”  территориаль иҗтимагый үзидарәсенең  2025 елда әлеге программада катнашуына бәйле йомгаклау җыелышы үтте. Аны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов ачты һәм алып барды.
Иң тәүдә җыелышның рәисе һәм сәркатибе һәм хисап комиссиясе әгъзалары сайланды.  Җыелышта катнашучылар арасыннан  ике өстенлекле мәсьәлә яңгырады: Чакмагыш авылы Архитектура урамы буйлап тротуар  яки  балалар мәйданчыгы урнаштыру. Җыелыштагылар 2025 елда Архитектура урамы буйлап тротуар  салу мәсьәләсен иң өстенлеклесе, дип тапты һәм хуплап тавыш бирде.
Бу җәһәттән дәүләт бюджетыннан 1600 000 сум акчага ия булу өчен 100 000 сумны халык тупларга тиеш. Халык акчасын һәр йорт хуҗалыгыннан 1000әр сум күләмендә җыярга карар ителде. Республика субсидиясе 1 200 000, муниципаль берәмлек өлеше 150 000, иганәче ярдәме 150 000 сум  тәшкил итәчәк. 
  Халык инициативасын тормышка ашыру барышын башыннан ахыргача күзәтчелектә тоту, шулай ук халыктан акча җыюны да башкарып чыгу өчен инициатива төркеме әгъзаларын сайлау мөһим иде. Җыелыш әлеге эшне  Илнур Илфир улы Галиев, Лилия Флорит кызы Гыйләҗетдинова, Гөлнара Ильвир кызы Галиева, Рәмзия Кәрим кызы Кашапова, Зөфәр Рәис улы Сәетгәрәев, Тәслимә Фәнил кызы Сәетгәрәева, Люция Фәзил кызы Миһранова, Оксана Анатольевна Габдуллина, Лиза Фәндәл кызы Рахманова, Радик Илдус улы Рахмановка  зур ышаныч күрсәтеп йөкләтте. Эшләр башкару мәлендә тупланган акчаны экономияләү мөмкинлеге килеп туса, аны шушы ук максатта тотынырга карар иттеләр.  
Чакмагышлыларның сайлаган проекты   республика этабыннан үтәр һәм алар өчен әһәмиятле булган бу мәсьәлә киләсе елда чишелеш табар, дип ышанабыз.

 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас