Спектакль беренче карашка көлкеле тоелса да, аның асылында тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе ята. Вакыйгалар авыл җирендә бара. Сюжет буенча өлкән яшьтәге авыл кешесе (Көмешкол – Ф.Әхмәдуллин), хатыны үлгәч, яшь чагында артыннан йөргән ялгыз яшьтәшенә (Көнсылу – М. Смакова) өйләнергә карар итә. Олы улларының өйләнешүләрен ничек кабул итүеннән куркып, алар якын күршеләре (Өметбикә – Ф. Нәбиуллина) белән балаларын туган йортына чакыруның хәйләкәр ысулын уйлап табалар. Төп геройның улларына һәм киленнәренә юмор ярдәмендә яхшы тормыш дәресе бирелде. Өлкән буынның тәрбия эшләре үз нәтиҗәсен бирә.
Комедиянең кульминациясендә уллары (Кылычбай – А. Мөхәммәтьяров, Сагынбай – А. Максимов) һәм киленнәре (Энҗебикә – Г. Басыйрова, Балбикә – М. Максимова) кеше өчен төп гаилә һәм тормыш кыйммәтләренең әһәмиятен аңлыйлар. Үзешчән актерлар рольләренә тулысынча кереп һәр персонажның үзенчәлеген, холкын җиткерә алдылар. Алар чын-чынлап үз рольләренә ияләшеп, геройларының тормышын сәхнәдә яшәделәр. Иске Бәшир мәдәният йорты мөдире Гөлнур Вәлиева спектакльне музыкаль озату белән тәэмин итте, комедия темасына туры китереп сәхнә декорациясен бизәде. Авыл биләмәсе башлыгы Әдис Хәсәнов барлык тамашачылар исеменнән спектакльдә катнашучыларга матур тамаша, рольләрен оста башкарулары, талантлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булуын теләде. Тамашачылар үзешчән артистларны сәхнәдән көчле алкышлар белән озатып калдылар.