ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 декабрь 2024, 06:05

Безгә клуб кирәк!

Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында 2016 елдан бирле катнашып килә һәм конкурста берничә тапкыр җиңүгә иреште.

Безгә клуб кирәк!Безгә клуб кирәк!
Безгә клуб кирәк!


Быел да авыл халкы бу программада катнашу карарын зур теләк белән кабул итте һәм хуплап каршы алды. Югары Аташ авылы клубында узган йомгаклау җыелышында барлыгы 45 кеше – биләмә башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова, Югары Аташ халкы катнашты. Биредә башлангыч җыелышлар да активлык белән үтте.
Чараны Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова ачты һәм алып барды. Җыелучылар игътибарына ул Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу тәртибен һәм мотлак җиңеп чыгар өчен нинди шартларның тулысынча үтәлергә тиешлеген кабатлап хәтерләренә төшерде.
Быел авыл халкы тарафыннан Югары Аташ авылы клубын төзекләндерү проекты өстенлекле дип табылды.
Проектны тормышка ашырыр өчен республика бюджетыннан – 1 млн. 200 мең сум, урындагы бюджеттан – 150 мең сум, иганә ярдәме – 150 мең сум таләп ителә. Бу җәһәттән республика бюджетыннан бүленә торган акчага ия булу өчен аның 10 проценты кадәр сумманы халык тупларга тиеш. Халык акчасын һәр йорт хуҗалыгыннан 1000әр сум күләмендә акча җыярга карар ителде. Проектны тормышка ашырганда туплаган акчаны янга калдыру мөмкинлеге килеп туса, бу экономияләнгән акчаны да тулысынча шушы ук проектка кулланырга дип, карар иттеләр.
Җыелыш барышында проектны башыннан ахырына кадәр күзәтеп торучы инициатива төркеме сайланды.
Чара ахырында Разалия Лиф кызы Хафизова җыелышта катнашучыларга биләмә, авыл тормышында актив булулары өчен рәхмәт белдерде һәм конкурста уңышлар теләде. Без дә үз чиратыбызда Югары Аташ авылы халкына уңыш елмаер һәм алар конкурста җиңәр, дигән теләктә калабыз.

Безгә клуб кирәк!
Безгә клуб кирәк!
Безгә клуб кирәк!
Безгә клуб кирәк!
Безгә клуб кирәк!
Безгә клуб кирәк!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас