ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 декабрь 2024, 10:30

Туры линия: фикерләр һәм тәэссоратлар

Сишәмбе көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры элемтә линиясендә катнашып, төбәктә яшәүчеләр һәм журналистлар җиткергән 65 сорауга җавап бирде. Бу чарага кагылышлы билгеле җәмәгатьчеләр, сәясәтчеләр, активистлар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар үз фикерләрен белдерделәр.

Туры линия: фикерләр һәм тәэссоратларТуры линия: фикерләр һәм тәэссоратлар
Туры линия: фикерләр һәм тәэссоратлар

 

“Төбәк җитәкчесенә юлланган мөрәҗәгатьләр саны күп булуы халыкның властька ышанычын белдерә. Кешеләр, хәтта сораулары җайсыз булса да, аларны ишетүләрен беләләр. Башкортстанга төбәктәге хәлне яхшы аңлаучы, республика буенча йөреп, халык белән очрашучы, аның фикерләрен һәм проблемаларын белүче идарәче җитәкчелек итүе яхшы күренә”, – ди сәясәтче Сергей Лаврентьев.

“Республика Башлыгының төбәк халкы белән ачык диалог форматы – ул үзара ышанычка корылган мөнәсәбәт кенә түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән мөһим инициативаларны тормышка ашыру да. Безгә, медицина хезмәткәрләренә, бу аеруча мөһим”, – ди республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева.

“Башкортстан Башлыгы белән туры линия күләмле булуы, күтәрелгән проблемаларның, казанышларның, максатларның төрлелеге һәм ныклы ышаныч белән сугарылуы белән тәэссирләндерде. Мин һәрвакыт Радий Хәбиров кебек олы шәхесләргә сокланам. Коткарырга, яррдәм күрсәтергә кирәк булган иң гади, тормыштагы вак мәсьәләләрдән алып зур, перспективалы проблемаларны, кешеләрне, аларның язмышларын күрә белү, күп төрле функцияләр башкару  –менә шунсы сокландырды да, гаҗәпләндерде дә”, – ди Русия сәнгать академиясе академигы, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков.

“Республика башлыгы коррупционерларга каршы көрәшне эзмә-эзлекле алып бара, һәр очракка гадел һәм объектив бәя бирә, килеп туган хәлнең асылына төшенергә омтыла. Ул үз командасында ришвәт алучыларга урын юк дип берничә тапкыр әйтте. Теге яки бу җаваплы вазыйфаны башкаручыны эшеннән бушату өчен суд карарын көтеп алырга кирәк, әмма кайчакта гаепне раслаучы кире кагылгысыз дәлилләр  икеләнүгә урын калдырмый”, – ди Дәүләт Җыелышының җәмәгатьчелек тәртибе, хокук саклау һәм суд (мәхкәмә) мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Виктор Гурьев. 

“Алгы сызыктагы безнең яугирләр үзләрен онытмаганнарын һәм Башкортстанның аларның лаеклы хезмәт итүе өчен барысын да эшләвен тоялар. Аларга кирәкле әйберләр төялгән гуманитар конвойлар даими килеп тора, гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары гамәлдә эшли. Республиканың һәм шәхсән Радий Хәбировның ярдәме һәм игътибары яугирләрнең рухын күтәрә”, – ди Башкортстан Башлыгының хәрбиләр белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов.

“Башкортстанда җайга салынган хәрбиләргә ярдәм итү системасы – ул акча-финанс өлеше генә түгел, яугирләрләр үзләре күп тапкырлар әйткәнчә, гаиләләренең ышанычлы яклауда булуы да. Бу бурыч та үтәлә. Яудагы хәрбиләр гаиләләре өчен күңелләре тыныч булуын әйтә, чөнки туганнары-якыннары йорт-көнкүреш проблемаларын үзләре генә хәл итергә мәҗбүр булып калмый. Ягирләрнең терәге – көчле республика һәм аның һәр көнне барлык мәсьәләләрне контрольдә тотучы Башлыгы Радий Фәрит улы”, – ди Салават Юлаев исемендәге ике батальон төзүне тәкъдим итүче Артур Юмагуҗин.

 

“Безгә, мәгариф хезмәткәрләренә, Радий Фәрит улының яшь буынга белем-тәрбия бирүгә, уку йортларында яхшы шартлар булдыруга  даими һәм аерым зур игътибар бүлүе аеруча мөһим. Быелгы уку елының тәүге көнендә ишекләрен ачкан һәм заманның иң соңгы таләпләре буенча җиһазланган гимназиянең яңа бинасы – үсеп килүче буын, димәк республикабызның, илебезнең киләчәге турындагы хәстәрлекнең ачык чагылышы. Шәһәрнекеләрдән һич ким булмаган, хәтта кайсы уку йортларыннан күпкә заманчарак та булган безнең  мәктәптә яшь райондашларыбызга төпле белем һәм лаеклы патриотик, рухи-әхлаки һәм физик тәрбия бирү өчен барлык шартлар да бар. Без моның өчен район, республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәтлебез. Туры бәйләнеш вакытында мәктәп төзү, белем учакларында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен өйрәнү өчен заманча яхшы шартлар булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Һәм алар да уңай хәл ителәчәк дип һич икеләнми әйтергә була”, – ди Чакмагыш гимназиясе директоры,  җәмәгатьчелек фикере лидеры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова.

 

Туры линиядә халык белән шулай ачыктан-ачык аралашу форматы җитәкче өчен үтә дә мөһим. Ул  республика муниципалитетлары тормышының сулышын тоярга, хәл ителәсе мәсьәләләрне ныклы күзәтчелектә тотып, аларны хәл итүгә ярдәм итә. Бу туры линия дәвамында җиткерелгән сораулар һәм җаваплар тормыш-көнкүрешебезнең төрле юнәлешләр буенча күтәрелгән күп проблемаларын ачты. Әңгәмә ачыктан-ачык булды, сораулар җайсыз һәм җайлыга бүленмәде, аларның һәркайсы буенча ихлас җаваплар алынды.

Туры линия: фикерләр һәм тәэссоратлар
Туры линия: фикерләр һәм тәэссоратлар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас