Семинарда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Башкортстан Республикасының «Социаль туклану идарәсе» дәүләт казна учреждениесенең социаль туклану өлкәсен үстерү секторы мөдире Ләйлә Фән кызы Филипенко, район мәгариф бүлеге технологы Ирина Рифер кызы Миңлегалиева, мәктәпләр директорлары, пешекчеләре һәм әти-әниләр комитетлары вәкилләре катнашты.
Чара практик өлештән башланды: мәктәпләр пешекчеләре төрле милли һәм заманча, матур итеп бизәлешле ризыкларның бай ассортиментын тәкъдим иттеләр. Биредә тәкъдим ителгән сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып торды. Чыннан да, иң яхшысын билгеләү җиңелләрдән булмады, барысының да өстәлләре сыйфатлы һәм тәмле, төрлеләрдән-төрле ризыклар белән тулы иде. Конкурста катнашучыларның һәммәсе дә һөнәри осталыкларын дәлилләп, аш-су пешерү осталыкларын күрсәтте.
“Балаларны сыйфатлы тукландыру бик мөһим. Әгәр алар өчен әзерләнгән ризык тәмле һәм сыйфатлы булса, мәктәп укучылары да аны яратып ашаячаклар. Без балаларны кайнар ризык белән тукландырырга тиешбез. Иң мөһиме – ризык сыйфатлы булырга тиеш. Бүген сез үз эшчәнлегегез белән районыбыз мәктәпләрендә укучыларның сыйфатлы кайнар ризыклар белән тәэмин ителүен исбатладыгыз. Бездәге продукция сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Без – үзебездә туклануны саклап калган районнарның берсе. Аш-суларның сыйфаты киләчәктә дә югары дәрәҗәдә сакланыр, дигән ышанычта калам. Таңнан башланган тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, – диде Реканс Фәнил улы, пешекчеләрнең авыр хезмәте өчен рәхмәт белдереп.
Семинарның теоретик өлешендә мәктәпләрдә туклануны оештыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышылды. Башкортстан Республикасының «Социаль туклану идарәсе» дәүләт казна учреждениесенең социаль туклану өлкәсен үстерү секторы мөдире Ләйлә Фән кызы Филипенко туклануны оештыру дәрәҗәсен бәһалау критерийлары турында чыгыш ясады. Беренче урта мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов мәктәптә укучыларның кайнар ризыклар белән тәэмин ителеше белән уртаклашты.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урта мәктәп пешекчесе Лилия Йосыпова җиңүче дип табылды. Гимназиядән Альвина Мәрдәншина 2нче, Юмаш урта мәктәбеннән Полина Данилова 3нче урынга лаек булды.