ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь , 15:40

Мәктәпләрдә яхшы тукландыруны оештыру – милләт сәламәтлеге нигезе

Башкортстан 2020 елдан мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тукландыруны оештырган илнең беренче субъектларының берсе булды. Баштан ук балаларга тәкъдим ителә торган ризыкларның файдалы һәм хәвефсез булуы, аларга ошавы бурычы куелды.

Мәктәпләрдә яхшы тукландыруны оештыру – милләт сәламәтлеге нигезе
Мәктәпләрдә яхшы тукландыруны оештыру – милләт сәламәтлеге нигезе

Русия мәктәпләре укучыларын түләүсез җылы ризык белән тәэмин итү идеясе моннан биш ел элек гамәлгә ашырыла башлады. Аны Русия Президенты В.В.Путин хуплады, Дәүләт Думасы тарафыннан тиешле законнар кабул ителде. Президент карарын үтәп, республика укучыларны сыйфатлы, балансланган кайнар ризык белән тәэмин итү буенча эшчәнлеккә беренчеләрдән булып кушылды. Алай гына да түгел, 2020 елда ук шикәр диабетыннан һәм фенилкетонурия авыруларыннан җәфа чигүче балалар өчен махсус меню булдырылган иде. Агымдагы ел башыннан сәламәтлеге торышы буенча аерым күрсәтмәләргә ярашлы тукланган балалар өчен Мәскәү клиникасы белән берлектә глютенсыз меню булдырылды. Быелгы уку елында республика мәктәпләрендә 1100дән артык бала махсуслаштырылган меню буенча туклана. Укучыларның туклану рационыннан тыш, азык-түлек блокларының матди-техник базасын яңартуга да зур игътибар бүленә, җитештерү цехларында ремонт эшләре башкарыла. Бу атнада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белән үткән туры линия барышында да шушы темага сорау – аныклап әйткәндә, мәктәптә укучылар өчен сәламәт туклану курсларын булдыру буенча тәкъдим яңгырады. Аны республика җитәкчесенә блогер, сәламәт туклану буенча эксперт Регина Доктор юллады. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу тәкъдимнең үз вакытында җиткерелүе һәм мөһим булуы турында әйтте. Җавабында республика җитәкчесе эш башлаган чорда бу мәсьәләнең ул хәл итәргә тиеш булган иң беренчеләренең берсе булуын билгеләде. Шушы елларда бу җәһәттән хәлне яхшырту-тотрыкландыруга ирешелде, укучыларны тукландыруның анык системасы булдырылды. “Мәктәптә укучыларны тукландыру – милләт сәламәтлегенә керткән өлешебез. Без бу эшчәнлек белән күп еллар шөгыльләнәбез. Тик азык-төлекнең һәм аны балаларга кайнар килеш җиткерү сыйфаты яхшыруга карамастан, кайчак укучылар бу ризыклардан баш тарталар. Чөнки кыздырылган бәрәңге ашарга һәм туклануның башка стереотипларына күнеккәннәр. Һәм сезнең шушы тәкъдимегезне Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаганнан соң тормышка ашырырбыз”, – диде Радий Фәрит улы һәм төбәктә кабул ителгән бу система болай да илдә иң яхшысы булуга карамастан, республика мәктәп укучыларын тукландыру буенча эшчәнлек артабан да дәвам итәчәк, дип билгеләде.

“Безнең Чакмагыш районы мәктәпләрендә дә укучыларны тукландыру югары дәрәҗәдә оештырылган. Сыйфатлы азык-төлекне район кулланучылар җәмгыяте китерә, ә яшелчә-җимешләрне уку йортлары коллективлары мәктәп яны участокларында үстерә. Балалар өчен әзерләнгән ризыкларның сыйфатын ата-аналар контроле даими күзәтчелектә тота. Мәктәпкә дегустациягә килгәндә алар бу ризыкларга яхшы бәһа бирә, аларның өйдәгечә тәмле булуын билгели. Тукландыру сыйфатын тиешле югары дәрәҗәдә тотуны күзаллап, районда күптән түгел “Иң яхшы мәктәп пешекчесе-2024” конкурсы һәм муниципалитетның белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Шушы һөнәр осталары бәйгегә матур итеп бизәлгән милли һәм заманча ризыкларның киң ассортиментын тәкъдим итте. Алар арасында иң остасын сайлап алу да катлаулы булды – һәркайсының өстәлендә сыйфатлы һәм тәмле ашамлыклар урын алган иде. Бәйгенең төп максаты район мәктәпләре пешекчеләренең талантын һәм югары һөнәри осталыгын билгеләү булды. Әгәр алар тәмле пешерә икән – димәк укучылар бу ризыкларны яратып ашаячак. Зур горурлану белән конкурста җиңүне безнең беренче урта мәктәпнең пешекчесе Лилия Йосыпова яулавын әйтәм. Бәйге тәмамланганнан соң мәктәпләрдә тукландыруны оештыруның көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде. Аның нәтиҗәләре буенча кайнар тукландыру системасын яхшырту, технологик җиһазларны яңарту, менюны киңәйтү максатлары билгеләнде. Болар барысы да уңышлы белем бирү системасының һәм балалар сәламәтлеген ныгытуның аерылгысыз бер өлеше булып тора”, – ди җәмәгатьчелек фикере лидеры, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов.

Мәктәпләрдә яхшы тукландыруны оештыру – милләт сәламәтлеге нигезе
Мәктәпләрдә яхшы тукландыруны оештыру – милләт сәламәтлеге нигезе
Мәктәпләрдә яхшы тукландыруны оештыру – милләт сәламәтлеге нигезе
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: