Авыл мәдәният йортында җыелучы авылдашларын сәламләп, биләмә хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев агымдагы елда әлеге программа буенча башкарылган эшләргә йомгак ясап, аны тормышка ашыруда ярдәм иткән район хакимияте җитәкчелегенә, иганәчелек ярдәме күрсәткән иганәчеләргә, урындагы эшләр башкарылганда актив эшләгән инициатива төркеме әгъзаларына һәм төзекләндерүгә үзеннән акчалата өлеш керткән барлык якташларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Артабан ул залда утыручы халыкның хәтеренә программаның төп шартларын төшерде.
Җыелышның рәисе, сәркатибе һәм хисап комиссиясе әгъзалары сайланганнан соң бердәм тавыш бирү юлы белән программада катнашу өчен проект сайланды. Күпчелек тавыш белән Иске Биккенә авылында сууткәргечне төзекләндерү әһәмиятле проект, дип билгеләнде. Артабан якташлар нәкъ менән шушы проект белән Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен гариза-заявка тапшыруны хуплап тавыш бирделәр.
Артабан конкурста җиңгәннән соң муниципалитет, халык һәм иганәчеләр кертергә тиешле суммалар күләме билгеләнде, программа чикләрендә башкарылачак эшләрне ныклы күзәтчелектә тотарга тиешле инициатива төркеме әгъзалары тавыш бирү юлы белән сайланды, проектны тормышка ашырганнан соң акча экономияләнгән очракта аны шул ук проектка тотарган карар ителеп тавыш бирелде.
Проектны тормышка ашыру өчен 1 млн. 560 мең сум таләп ителә. Конкурста җиңү өчен аның 10 процентын халык кертергә тиеш. Иске Биккенә авылында уртача 73 йорт бар. Һәр йорттан 1500әр сум җыярга, дигән карарга килделәр. Биләмә башлыгы шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте тарафыннан 150 мең сум күләмендә иганә ярдәме булачагы турында җиткерде.
Җыелыш ахырында биләмә хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев республика, район җитәкчелегенә һәм якташларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә билгеләнгән проект эшләрен уңышлы башкарып чыгачакларына ышаныч белдерде.