ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 декабрь 2024, 07:25

Волонтёрлар – изге йөрәкләр

5 декабрьдә район мәдәният йортына районыбызның изге күңелле, җаваплы һәм актив кешеләре җыелды. Әлеге чара Халыкара волонтерлар көне уңаеннан оештырылды.

Волонтёрлар – изге йөрәкләрВолонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Шәйдуллин, «Бердәм Русия» сәяси партиясенең Чакмагыш районы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Илмира Фёдорова, җитәкчеләр, районның киң күңелле, игелекле волонтерлары катнашты.
«Волонтерлык ул – зур хезмәт. Районыбызда яшәүчеләр изге күңелләре, олы йөрәкләре белән аерылып тора. Махсус хәрби операция башлангач, илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр, игелекле эшләр башкаручылар саны аеруча артты. Үсеп килүче яшь буын да бик актив. Яшьләр берләшмәләренә мәктәп укучылары елдан-ел актив кушыла, изге гамәлләр кыла. Хәрби хәрәкәт ветераннары да волонтерлык юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Игелекле эшләр башкаручыларның яхшылыклары үзләренә уңышлар булып әйләнеп кайтсын. Без бергә!» –диде район район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Үз чыгышында район җитәкчесе шулай ук күптән түгел махсус хәрби операция барган зонага барып кайтуы турында сөйләде. 28-нче гуманитар ярдәмне туплаганда үз өлешен керткән һәркемгә ул илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбыздан рәхмәт сүзләре һәм кайнар сәламнәрен җиткерде.
Ирекмәннәр (волонтёрлар) көне Русия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 27 ноябрендәге Указы белән гамәлгә керә. Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килә. Волонтерлык үсешенең беренче үзәге 1990 нчы еллар башында төзелгән «Мәскәү шәфкать йорты» хәйрия фонды була. Бүген Русиядә якынча җиде миллионнан артык ирекмән бар.
Алар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә бу актив кешеләрне читләп узмый.
Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау.
Әйе, районыбыз волонтёрлары бер чарадан да читтә калмый. Шулай ук волонтёр-студентлар һәм «көмеш» волонтерлар Донбасс халкына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү акцияләрендә беренче булып катнаша. Алар хәрби шартларда мөһим булган окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, коры армия душы, тактик беләзекләр, окоп шырпылары ясап, районыбыздан озатылган гуманитар ярдәм олаулары белән хәрбиләргә җибәрәләр.

Әйткәндәй, күптән түгел Иске Бәшир авылында безнең волонтёр-укытучылар һәм кул эшләре осталары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә дым тартмый торган сидушкалар һәм матраслар тегә башлаганнар. Алар хәрбиләрне салкыннардан һәм юешләнүләрдән саклыйчак. Үз эшләрен бәширлеләр Волонтёрлар көненә багышланган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Мәктәптә тегү күренекле өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Биредә мәрхүм якташыбыз Өлфәт Мансур улы Мостафин инициативасы белән ачылган заманча тегү машиналары белән җиһазландырылган технологик класс уңышлы эшләп килә.
Волонтерлар төрле мөһим проектларда катнашып, вакытлары белән исәпләшмичә, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузалар. Бар күңелләрен, тырышлыкларын салып, җаваплылык белән волонтерлык эшчәнлеген алып баралар. Җәмгыятькә файдалы булып, бу дөньяны яхшырак итәргә омтылалар.
Реканс Фәнил улы Ямалеев бәйрәм уңаеннан районыбызның актив, җаваплы волонтёрларына игелекле гамәлләре, актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район хакимияте башлыгы: “Районыбызда игелекле эшләр башкаручылар саны артсын, волонтерлык эшчәнлеге нәтиҗәле булсын. Мөһим эшкә үз өлешләрен кертүчеләр сафына барлык буын кешеләре дә кушылыр, дип ышанам.”
Муниципаль район хакимияте башлыгы Рәхмәт хатына Айдар Фәнил улы Насыйров, Ләлә Рафат кызы Шәймәрданова, Илфат Финат улы Хаҗиев, Руслан Нарис улы Сухов, Фәрүзә Зәйнулла кызы Әюпова, Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова, Миләүшә Әнүс кызы Миңлегалиева, Резеда Әфкать кызы Нигъманова, Ильяс Илдус улы Ямалетдинов, Аделина Радик кызы Ибраһимова лаек булды.
Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән Айгөл Радик кызы Сафина бүләкләнде. Херсон, Запорожье өлкәләре, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм эшчәнлеген оештырган өчен Русия Герое исемендәге мотоукчылар батальонының Рәхмәт хатына райондагы Миңлегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина лаек булды.
Чара флешмоб, төрле тренинглар һәм мастер-класслар белән үрелеп барды.
Лиана Ханмурзина.

Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Волонтёрлар – изге йөрәкләр
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас