Әлеге бурычны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык хакимият органнары алдына куйды. Мондый гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү өчен республика башлыгы Указы белән мобилизацияләнгәннәрне акчалата тәэмин итүнең федераль гарантияләренә, аларның эш урыннарын саклауга, кредитлар буенча ташламаларга һәм башка социаль ярдәмгә өстәмә рәвештә ярдәм чарасы эшләнгән. "Туры элемтә" вакытында да төбәк Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрне реабилитацияләү мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Махсус операциядә катнашучыларны рәсмиләштерү буенча эш әлеге вакытта көнүзәк түгел, әммә безнең алда хәрбиләргә тыныч тормышка әйләнеп кайтканнан соң социальләшергә булышу кебек бурыч тора. “Гражданнарны яңадан укыту буенча федераль программа бар, бу максатка ел саен 700 миллионнан 1 миллиард сумга кадәр акча бүленә. Бу программада катнашучылар яңа һөнәр үзләштерә ала. МХО да катнашучылар республикага кайтканнан соң идарә итү системасында эшли ала”, – дип билгеләнде Радий Хәбиров. "Әгәр дошманга каршы көрәшүче барлык егетләрне исәпләсәк, барыгыз да аңлыйсыз – алар кайта башлагач күп булачаклар. Әлеге вакытта кайтучыларның күпчелеге – яраланган яугирләр. Тәү чиратта без аларны реабилитацияләү турында уйлыйбыз. Хәзер алар әкренләп депутатлар итеп сайланалар. Бездә Илеш районында бер яугир авыл биләмәсе башлыгы булды. Егетләр кайтып "Ватан сакчылары" фондына мөрәҗәгать итәләр, алар барлык мотаҗлыкларны аңлыйлар. Әлегә бу эш бик зур күләмле түгел. Алда аның күләме шактый артачак. Аларның күбесе үз урыннарына кайтачак. Яугирләрнең дөньяга карашы да үзгәрә, алар үз тормышлары траекториясен икенче итеп күрәләр. Һәм без, алар үз эчләренә йомылмасын өчен, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Яңадан укыту да булачак. Аларны җитәкчеләр системасында да күрәчәкбез. Бу безнең идарә итү командасын ныгытачак", – диде ул. Махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклап кайтучы геройлар безнең районда да бар. Геройлар үз урыннарын сугышта гына түгел, тыныч тормышта да таба. Моны алгы сызыктан кайтып, республика һәм ил хакына хезмәт итүләрен дәвам иткән махсус хәрби операция ветераннары дәлилли. Руслан Әнәс улы Латыйпов БР Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбен тәмамлаган, 20 елдан артык полициядә намуслы хезмәт иткән. 2022 елның октябрендә Краснодар өлкәсенең ирекле отрядларының берсе составында илебез мәнфәгатьләрен якларга китә. Язмам героен “Герой” дисәм дә, ялгышмам – ул махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медаленә ия. “Ватанны саклаучыларны мәктәптә үк тәрбияләү мөһим. Моңа мин үз тәҗрибәмдә инандым. Өченче сыйныфта белем алганда безгә “Батырлык дәресе” керә иде. Ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган дәрестә Әфган сугышы турында сөйләделәр. Шул вакытта ук мин: “Үсеп, буйга җиткәч, мин дә Туган илемне лаеклы саклармын”, – дигән фикергә килдем. 2022 елның февраль аенда махсус хәрби операция башланды. “Минем вакыт җитте, дип уйладым да, контракт төзешеп, илем мәнфәгатьләрен якларга юл тоттым”, – ди Руслан Әнәс улы. Бүгенге көндә махсус хәрби операция ветераны район хакимиятендә гражданнар оборонасы буенча мобилизацион әзерлек бүлеге начальнигы булып эшли. Кыскасы, МХОда катнашучы яугир якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. “Кемдер ялга кайткач, йорт сатып алырга ниятли, кемгәдер реабилитация үтәргә кирәк, кайсысына тиешле ташламаларны рәсмиләштерергә – һәркемнең үз үтенече-соравы. Хәрбиләрнең күбесе үтенечләре белән тәгаен кайда мөрәҗәгать итәргә белми. Бу очракта мин аларга райондагы “Ватанны саклаучылар фонды” белән берлектә төрле яклап ярдәм кулы сузам. Сөйләшеп кенә утырырга килүчеләр дә бар. Мәгълүмати ярдәм белән беррәттән якташларыбызга рухи ярдәм дә бик мөһим бит. Бердәм булсак, берләшеп эшләсәк, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә дә җиңелрәк булыр һәм Җиңү үзен озак көттермәс, дип ассызыклады Руслан Әнәс улы, әңгәмәгә йомгак ясап. “Республикада 2022 елның октябреннән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча расланган чаралар планы гамәлгә ашырабыз. Аны гамәлгә ашыруда Башкортстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре, иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша. «Ватан сакчылары» фондының төбәк филиаллары җитәкчеләре ведомстволар белән хезмәттәшлек итеп, махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси адреслы ярдәм күрсәтү буенча җитди бурычлар башкара. Соңгы вакытта махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле гаризалар, мөрәҗәгатьләр төзегәндә түләүле юридик хезмәтләр тәкъдим итүче фирмалар активлашты. Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, ә алар һәлак булган очракта, гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Сүз шәхсән озатып йөрү турында бара, без, социаль координаторлар, күп кенә мөһим мәсьәләләрне һәм вазгыятьләрне хәл итүдә ярдәм итәбез. Мәсәлән, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу, документларны рәсмиләштерү һәм яңадан ясату, социаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары, психологик ярдәм, медицина реабилитациясе, паллиатив медицина, шифаханә-курортларга юлламалалар алу, дәвалану, медикаментлар белән тәэмин итү, торак биналарны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданар ихтыяжларына туры китерү һәм башкалар. Фондка махсус хәрби операциядә катнашучылар мөрәҗәгать иткән беренче һәм бик мөһим мәсьәлә – хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу. Әгәр хәрбинең барлык документлары кулында булса, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын рәсмиләштерүгә күп вакыт таләп ителми.Тагын бер аеруча мөһим аспект – социаль ярдәм чаралары, шул исәптән төрле түләү, компенсация, ташлама, медицина һәм психологик ярдәм алу, ә кирәк булганда – медицина реабилитациясе узу. Фонд шулай ук махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның туганнары белән дә эшли. 2023 елның 1 июненнән республика буенча “Ватан сакчылары” фонды 55 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итте, шуларның 53 меңгә якыны хәл ителде. Социаль координаторларга юридик консультация сорап, медицина һәм психологик ярдәмгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Чакмагыш районында фондка 200 гә якын кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларның һәркайсына тиешле ярдәм күрсәтелде, консультация бирелде”, – ди җәмәгатьчелек фикере лидеры, муниципаль район хакимияте башлыгының контракт буенча контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров.