ИГЕНЧЕ
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь , 09:25

Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге

Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр еш кына, авырлыкларга карамастан, тормыш сынауларына бирешмичә тулы тормыш белән яшәргә өйрәнәләр.

Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге

Көчле рухлы булып, алар бу тормышта үз урыннарын табып кына калмыйча, яшәүнең һәр мизгеленә шатланып көн итә, тормышны яраталар һәм кадерен беләләр. Республикада, шул исәптән районыбызда аларга зур игътибар бирелә. Үтеп баручы ел республикабызда Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы дип игълан ителгән иде. Бу атнада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белән үткән туры линия барышында шушы җәһәттән җиткерелгән сорауга җавап биреп һәм бу елга йомгак ясап, төбәк Башлыгы болай диде: “Инвалидлыкка ия булган кешеләр турындагы хәстәрлек елы чикләрендә без сезнең – коляскада хәрәкәтләнүчеләрнең, начар ишетүчеләрнең һәм күрүчеләрнең тәкъдимнәренә нигезләнеп байтак карарлар кабул иттек. Гыйнварда координация киңәшмәсен үткәрәчәкбез һәм артабан башкарачак эшләрне билгеләячәкбез. Ә алда башкарасылар күп әле. Агымдагы елны без ярыйсы яхшы тәмамлыйбыз һәм аның төп вакыйгасы булып “Салют” балалар реабилитация үзәген ачып, файдалануга тапшыру тора. Бу безгә җиңел бирелмәде. Артабан нәрсәләр эшләячәгебезне киләсе елда билгелибез. Иң мөһиме ел тәмамлану белән сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек эшчәнлеге тукталмаячак. Бу эшне, бу кешеләрне яратырга һәм алардан акыл, көч алырга өйрәнергә кирәк”. Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булса да, аларның рух ныклыгына, сәләтләренә, көчле ихтыярына сокланмый мөмкин түгел. Алар катнашлыгында узган төрле мәдәни, спорт чаралары – моңа ачык дәлил.  Халыкара инвалидлар көненә багышлап Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән төрле яшьләрдәге райондашларыбыз өчен күркәм чара оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев анда җыелучыларны сәламләп, ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады һәм барысын да һәрчак шундый актив, тормыш сөючән булып калырга чакырды. “Бүген сезнең хөрмәткә бик матур чара үтә. Биредә сезнең өчен төрле спорт уеннары, музыкаль номерлар, осталык дәресләре әзерләнде. Барыгызны да аларда актив катнашырга чакырам. Районыбыз өчен матур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз безне мәдәнияттә дә, спортта да данлый. Күбегез үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында катнаша, ә иң мөһиме – сез барыгыз да шат күңелле, тормыш сөючән, актив, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшисез. Шәхсән үзем һәм муниципаль район хакимияте исеменнән без һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә әзер. Сезне борчыган сораулар буенча аралашу өчен без һәрчак ачык һәм мөмкин булганча ярдәм итәчәкбез, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Тормыш сынауларына дучар булган якташларыбызның күңелен җыр-моңнар, дәртле биюләр белән күтәрделәр. Концерт программасыннан соң һәммәсе дә бик теләп төрле спорт уеннарында, осталык дәресләрендә катнашып, сәләтләрен күрсәтте, күңел ачты. Биредә шулай ук теләүчеләр өчен район үзәк дәваханәсе, мәгариф бүлеге, социаль өлкә белгечләре тарафыннан консультацияләр бирелде. Мондый чараларның максаты – инвалидларның проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау, аралашу, ял итү мөмкинлеген булдыру. “Бүген безнең өчен бик матур бәйрәм оештырылды. Рәхәтләнеп спорт уеннарында катнаштык, район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерларын карап рухи азык алдык, белгечләрдән сорауларыбызга җаваплар алдык. Муниципаль район хакимиятенә, гомумән, барлык әлеге бәйрәм чарасын оештыручыларга зур рәхмәт. Ничек кенә булса да, без тормыш авырлыкларына бирешмичә, һәр көнгә шатланып яшибез. Безнең күңелебез күтәренке. Киләчәктә дә шулай матур итеп яшәргә язсын, илебез тыныч булсын иде”, – диде бәйрәмнән алган тәэссоратлары белән уртаклашып, Иске Калмаштан килгән Радик абый Янбухтин. Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия кешеләр – чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге, мәрхәмәтлелекнең нигезен аңлаучы алар. Кеше йөрәгендә сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлек һәм тормыш сөючәнлек иң күркәм сыйфатлар. Тирә-юньдәгеләргә карата һәрчак рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булыйк.

Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Алар безнең өчен чиксез сабырлык һәм рухи ныклык үрнәге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: