Иске Калмаш төбәгендә дә андый активлар күп. Бүген авылда М. Шайморатов исемендәге Волонтерлар штабы филиалы ачылды. Бу изгелекле эшне башлау тәкъдиме белән авылның актив кешеләре мөрәҗәгать итте. Бу филиал тирә-як авылларга да махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләр өчен гуманитар ярдәм үзәге булачак. Штаб филиалын ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, кыска вакытлы ялга кайткан яугир якташларыбыз һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Хәзер алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итәргә теләүче һәркем монда килеп, шушы изге эшкә кушыла ала. Штабта маскировка челтәрләрләре үрелә, окоп шәмнәре әзерләнә. Гуманитар ярдәм тупланганда ул авыл һәм тирә-як халкы китергән әйберләрне, посылкаларны җыю үзәге дә булачак.