Инициативалы бюджетлаштыру программасында юмашлылылар быел да катнашырга теләк белдергән.
Күптән түгел биредә мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина җитәкчелегендә инициативалы бюджетлаштыру буенча югары сыйныф укучылары советының беренче утырышы булды.
Чарада инициатива төркемнәренең мәктәп коллективына тәкъдим итәчәк проектларның темалары һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар, бергәләп мәгариф учреждениесенең базасын яңарту һәм җиһазландыру буенча тәкъдимнәр ясадылыр.
Укучылар билгеләп үткәнчә, бүген мәктәптә белем алу, түгәрәкләрдә шөгыльләнү һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен тулысынча уңайлы шартлар тудырылган.
Мәктәп инфраструктурасынына кагылышлы иҗтимагый үзгәрешләрдә укучылар катнашлыгы мәгариф учреждениесенең инициативалы бюджетны тормышка ашырудагы максат булып тора. Бу юнәлештә Юмаш урта мәктәбе коллективының актив командасы проектларны гамәлгә ашыруда ныклы эшчәнлек алып бара. Аларга уңышлар телибез!