Һәр ил, һәр төбәкнең, шул исәптән безнең районның да Ватаныбызны батырларча саклаган, илебез тарихына зур өлеш керткән үз геройлары бар. Аларны хөрмәтләп искә алу, алар хакындагы тарихны яшь буынга калдыру – безнең бурычыбыз. Бүген шушы истәлекле датага багышлап Җиңү паркында һәйкәл алдындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы үтте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, яшь армиячеләр, ветераннар, мәктәп укучылары һәм оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар Мәңгелек утка Геройларыбыз даны истәлегенә чәчәкләр салды. Митингта чыгыш ясаучылар безнең якты киләчәгебез, илебез азатлыгы өчен гомерен аямый көрәшкән каһарманнарыбызны искә алып, аларның батырлыгы буыннан-буынга, балаларыбыз һәм оныкларыбызга җиткерелеп саклануын һәм Ватаныбыз сагына басарга әзер торучы лаеклы егетләр булып үсәргә чакырдылар. “Минем әтием Шәйхелислам Гомәр улы Салихов Бөек Ватан сугышының тәүге көненнән азаккы көненә кадәр сугышта булган. Без бүген дә аның батырлыкларына сокланып, горурланып яшибез. Ул разведчик булган һәм Дан орденнарының тулы кавалеры – өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгән. Разведчик булу өчен зирәклек, җитезлек, аналитик акыл һәм башка бик күп сыйфатлар кирәк. Ул шушы сыйфатларның барысына да ия иде. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә батырлыклар күрсәтүче яугирләребез кебек ватанпәрвәр алмашчылар булып үсүегезне, геройларыбыз белән горурланып яшәвегезне телим”, – дигән теләкләрен җиткерде яшь буынга митингта катнашучы Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз – Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Салиховның кызы Флүрә Шәйхелислам кызы. Чара ахырында район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында “Это моя Россия” җыры геройларыбызга рәхмәт һәм хөрмәт булып яңгырады. Митинг Русия Федерациясе гимнын тыңлау белән тәмамланды.