Әлеге биләмә башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, җыелышны ачып, көн тәртибе белән таныштырды, шушы программада җиңү өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген авылдашларының хәтеренә төшерде.
Иң тәүдә җыелышның рәисе һәм сәркатибе сайланды. Чарада катнашучылар тарафыннан бертавыштан аның рәисе итеп биләмә башлыгын, ә сәркатибе итеп Яңа Коты авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Әлфия Ягъфәр кызы Әгъзамованы сайлады.
Халык инициативасын тормышка ашыру барышын башыннан ахырына кадәр күзәтчелек итеп, шулай ук халыктан акча җыюны да башкарып чыгарга инициатива төркеме әгъзаларын сайлау мөһим иде. Иң ышанычлылар исәбеннән бу җаваплы вазыйфага рәисе Альберт Нигать улы Фәтыйхов, әгъзалары Фларит Гыйзетдин улы Галләмов, Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтов, Гөлшат Илдус кызы Муллаянова, Лида Сәит кызы Муллаянова, Гөлнур Мәлих кызы Садриева, Раушания Сәгыйть кызы Маликова, Ализә Ривенер кызы Дәүләтшина, Айгөл Айдар кызы Гафиятова, Гөлназ Рабис кызы Мостафинага йөкләтелде.
Программада катнашу өчен Яңа Коты авылындагы янгын сүндерү машинасы өчен гаражны ремонтлау проекты тәкъдим ителде.
Нәтиҗәдә җыелышта катнашучылар тарафыннан бертавыштан шушы мәсьәлә өстенлекле итеп сайланды.
Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 2500 000 сум таләп ителәчәк. Бу җәһәттән Башкортстан Республикасы бюджетыннан 1200 000 сум субсидия, 150 мең сум иганәчелек ярдәме һәм халыктан 100 мең сум кертем, калганы җирле бюджеттан юнәлтеләчәк. Проектны тормышка ашыруга туплаган акчаны янга калдыру мөмкинлеге килеп туса, бу экономияләнгән акчаны да тулысынча шушы ук проектка кулланырга, дип карар иттеләр.
Берничә ел дәвамында әлеге программа нигезендә авыллардагы социаль объектларны төзекләндерү, аларның йөзен үзгәртү-яңарту буенча көнүзәк проблемалар хәл ителеп, уңай чишелеш таба. Яңакотылыларның бу максатлары да тормышка ашар, дигән ышанычта калабыз.