Чарада шулай ук аның контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров, район хәрби комиссары Алҗберт Хәниф улы Хәбиров, М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина, район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Чарада катнашучылар җиткергән мөрәҗәгатьләрне, шәхси сорауларны һәрбер очракка якын килеп, индивидуаль рәвештә хәл итү кирәклеген ассызыклады район җитәкчесе. Шуңа да һәр сорау махсус беркетмәгә теркәлеп барылды. Әлеге очрашулар даими рәвештә үткәрелә. Сораулар күп, әмма аларның һәрберсе уңай хәл итеп киленә. Реканс Фәнил улы Ямалеев үзе дә Украинада булган егетләребез белән гел хәбәрдә тора, күптән түгел 28-нче гуманитар ярдәмне ул шәхсән үзе озата барды. Бу хакта тулырак: алдагы санда.