ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 декабрь 2024, 05:00

Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе

Республикада башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда: «Торак пунктларның тышкы кыяфәте турында да уйлау мөһим, уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе», – дип билгеләде.

Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсеУңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе
Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе


2019-2024 елларда республиканың торак пунктларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм ренновацияләү буенча зур эш башкарылды. Күп кенә проектлар федераль акчалар җәлеп итү исәбенә тормышка ашырылды. Бу – республиканың идарә командасының көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Уңайлы җәмәгать мохите халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Бу төзекләндерелгән паркларны, скверларны, ял итү зоналарын, яхшы үсеш алган инфраструктураны һәм мәдәни чараларны үз эченә ала. Республикада барлык проектлар да халыкның иҗтимагый мохит булдыруда актив катнашуы һәм ярдәме белән тормышка ашырыла. Күп кенә проектлар тарихи һәм истәлекле урыннарны саклауга юнәлдерелгән, уңайлы иҗтимагый мохит формалаштыру да аларның мөһимлеген ассызыклый. Яңа парклар проектлары бер-берсенә охшамаган һәм шул ук вакытта республикада яшәүче төрле халыкларның һәм конфессияләрнең гореф-гадәтләрен һәм менталитетын исәпкә ала.
Чакмагышлылар быел да “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында 2024 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрнә сайлау буенча Бөтенрусия онлайн-тавыш бирүдә катнашты. Район халкының күпчелеге — 5455 кеше скверны төзекләндерү өчен үз тавышын бирде. Сквер территориясе бердәм юл-сукмак челтәрен оештыруны, төрле типтагы яктырткычларны булдыруны, инновацион светодиодлы фонтан, ял итү өчен функциональ зоналар булдыруны, яшелләндерүне, сәүдә нокталары ягыннан машина кую парковлараны киңәйтүне таләп итә.
Шулай итеп, октябрҗ аенда район үзәгедә Хезмәт даны скверы ачылды. “Сквер район үзәгенең үзәк урамында урнашкан, ул авылның бизәге” , — ди Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов. “Ниһаять, район уртасында шундый матур урын барлыкка килде, күпме еллар бу районда яшәдек һәм көтеп алдык! Соңгы биш елда Чакмагышта төзекләндерү буенча шулкадәр уңай үзгәрешләр булды! Район үзәге күзгә күренеп үзгәрә һәм республикабызның иң матур районнары белән көндәшлек итә ала”, – ди чакмагышлылар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туры эфиры вакытында да аңа Урман паркы хакында сорау бирелде. Радий Фәрит улы әйтүенчә, парк әлеге вакытта үзенең икенче сулышын кичерә. – Күркәм урын, Уфаның йөзек кашы, кешеләр анда күпләп йөри. Ул федераль кануният тарафыннан югары дәрәҗәдә саклана, – дип аңлатты Радий Хәбиров. Бүген мин анда булдым, кешеләр белән аралаштым, саф һавада йөрдем. Кешеләр күп һәм парк та матур. Уфа һәм тоташ муниципалитетларыбыз киләчәктә дә чәчәк атарга тиеш, – диде республика башлыгы.

Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе
Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе
Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе
Уңайлы шәһәр мохитен булдыру – иң мөһим бурычларның берсе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас