ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 декабрь 2024, 08:30

Якташыбыз белән хушлаштык

Чакмагыш халкы махсус операция вакытында һәлак булган Илнур Дөмәев белән хушлашты  

Якташыбыз белән хушлаштыкЯкташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
 
 
Махсус хәрби операция барышында хәрби бурыч үтәгәндә Чакмагыш авылыннан  Илнур Нәҗип улы Дөмәев  батырларча һәлак булды. Йөрәкләрне өшетеп, сагышка салып арабыздан китүче якташыбызны  бүген туган авылында соңгы юлга озаттылар. 
Районыбызның батыр улы белән хушлашырга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, муниципаль район хакимияте авыл Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, туганнары, якыннары, бик күп авыл халкы җыелды.
Анда чыгыш ясаган һәркем райондашыбызның чын ир-егет, яхшы дус, мәрхәмәтле, ышанычлы кеше булуы турында сөйләде  һәм аның якыннары, туганнарына олы кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде.
 
 
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Якташыбыз белән хушлаштык
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас