ИГЕНЧЕ
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь , 12:10

Башкортстанда МХО ветераннары ассоциациясе оештырылачак

Башкортстанда махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына төбәк ярдәме күрсәтү чаралары исемлеге киңәйтеләчәк. Хәзер алар 40тан артык. Быел гына да бу максатларга 10 млрд сумнан артык акча юнәлдерелән.

Башкортстанда МХО ветераннары ассоциациясе оештырылачак
Башкортстанда МХО ветераннары ассоциациясе оештырылачак


"Без махсус хәрби операция катнашучылары, һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзалары белән дәвалауның һәм тернәкләндерү эшчәнлегенең барлык төрләрен дәвам итәчәкбез. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм аларны эшкә урнаштыру белән актив шөгыльләнергә кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны идарә итү һәм закон чыгару эшчәнлегенә җәлеп итү мөһим. Ассызыклап шуны әйтәм – алар хәзер илебез һәм республика өчен – иң төп кешеләр. Ветераннар белән эшләүдә документлар, ташламалар рәсмиләштергәндә кайчак алар очраша торган катылык, формализм һәм бюрократия булырга тиеш түгел. Без аларның тыныч тормышка тулы канлы кайтуы, дәвалану, тернәкләндерү, эшкә урнашу һәм башкалар өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итү өчен без республика МХО ветераннары ассоциациясен булдырабыз. Мин Указга кул куйдым, аңа ярашлы Башкортстанда 2025 ел Махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителә", – диде Радий Хәбиров төбәкнең Дәүләт Җыелышы Юлламасына.
Республика Башлыгы, депутатлар корпусы, башкарма хакимият органнары, район һәм шәһәр хакимиятләре, республика җәмәгатьчелеге ел чараларында актив катнашырга тиеш, дип билгеләде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: