“Республика Конституциясенә ярашлы, сезгә Юллама белән мөрәҗәгать итәм, – диде ул чыгышын башлап. – Сезне Русия Конституциясе – Ватыныбызның өр-яңа тарихында тирән үзгәрешләрне билгеләүче документ көне белән тәбрик итәм”.
Радий Фәрит улы хәбәр итүенчә, ул быелгы Юлламада үтеп баручы елга йомгак ясап кына калмый, күләмле максатларны хәл итүне дәвам итәр өчен эшчәнлекнең төп юнәлешләрен дә билгеләячәк.
Безгә катлаулы, язмышны хәл итә торган вакытта яшәргә туры килде. Илебез чикләреннән тыш та безнең ныклыгыбызны сыныйлар. Эчтән дә бүлгәләргә омтылалар. Илебез тарихында моңа кадәр дә булганча, без бердәмлек һәм оешканлык белән җавап бирәбез. Лидерыбыз Владимир Путин җитәкчелегендә икътисадны мобилизациялибез, сәнәгать һәм оборона потенциалын ныгытабыз, тоташ җәмгыятьне җиңүгә юнәлтәбез”, – дип ассызыклады төбәк Башлыгы.