-5 °С
Болытлы
Туксан өч еллык тарихка ия “Игенче” һәм табәкара “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәрире Фәнис Әмирханов төрле яшьләрдәге авылдашларын кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, гәзитләрнең бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырды, төрле кызыклы конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде, матбугат басмалары дусларының алдагы язылу компаниясенә квитанцияләре арасында отыш үткәреп, өч бәхетле абунәчегә матур бүләкләр тапшырды. Чара урындагы мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Гәзитләр тормышыбыз өчен кирәк һәм алар артабан да яшәсен өчен бергәләп һәммәсен дә эшләячәкбез – чарада күтәрелгән төп мәсьәлә шушы иде һәм ул мотлак шулай булыр, дип ышанабыз.