ИГЕНЧЕ
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь , 14:35

Көндәшлеккә сәләтле сәнәгать продукциясен җитештерү мөһим

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юллама белән чыгыш ясады.

Көндәшлеккә сәләтле сәнәгать продукциясен җитештерү мөһим
Көндәшлеккә сәләтле сәнәгать продукциясен җитештерү мөһим

 Аны игълан итү барышында төбәк җитәкчесе Башкортстанда индустриаль һәм технопаркларны үстерүгә зур игътибар бүленә дип билгеләде. Әлеге вакытта “РВ-1” радиоэлектрон технопаркының, “Зубово” технопаркының беренче чират, төзелеше тәмамлана, дип билгеләде ул.
“Сәнәгать кластерларын формалаштыруны дәвам итәбез. Аларның саны инде 18 булды. Алар 200 оешманы берләштерә. Шул ук вакытта кластерларга ярдәм итү чараларын көтеп ятмау мөһим. Тармак кооперациясе мөмкинлекләрен тулысынча кулланып, сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә башлау таләп ителә”¸ – диде Радий Фәрит улы Хәбиров.
Республикада андый уңышы мисаллар бар да инде. Станоклар төзү кластеры чикләрендә “ЕСМ” һәм “Станкомонтаж” компанияләре бергә авиация сәнәгате өчен технология җиһазларына кирәкле частьларны җитештерә башладылар.
Төбәк Башлыгы “Роснефть”, “Газпром”, “Ростех” предприятиеләренә, Урал тау-металлургия, Башкортстанның сода компанияләренә һәм башкаларны икътисад ныклыгын, көчле социаль сәясәтне тәэмин итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Легендар “ОДК – Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” предприятиесе киләсе елда 100 еллык юбилеен билгели. Юбилей чаралары федераль дәрәҗәдә үтәчәк. Бу хактагы Указга Русия Президенты В.В.Путин кул куйды. “Уфа моторлары – республика горурлыгы һәм машина төзү флагманының юбилеен лаеклы билеләргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: