-5 °С
Кар
Радий Хәбиров искәрткәнчә, “2024 елда Башкортстан Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I дәрәҗәле Милли премия лауреаты булды, кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр саны буенча 4 урынга чыкты”. Җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча Башкортстан – беренче урында. Быел Башкортстанда 123 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде, 2025 елга тагын 94 территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Лиана Ханмурзина.
Фото чыганагы: Башинформ