Ул шулай ук республикада дәүләт курайчылар ансамбле төзелүе, 10 октябрьнең төбәктә Курай көне дип игълан ителүе турында да әйтте. Төбәктә 15 муниципаль мәдәният объекты төзекләндерелде, башка мөһим казанышлар да бар.
“Безнең цирк бинасын реконструкцияләүне федераль адреслы инвестиция программасына кертелүенә ирештек. Аны 2026 елда төзекләндерә башлыйбыз”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Ул шулай ук Уфада “Әр-Рәхим” мәчете һәм Воскресенье соборының төзелешләре дә дәвам итәчәк, диде.
Артабан Радий Фәрит улы Башкортстанда барлыкка киләчәк яңа мәдәни объектлар турында да сөйләде.
“Быел “Мәдәният” гомумдәүләт программасы тәмамлана. “Гаилә” гомумдәүләт проекты чикләрендәге яңа “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфрастуктурасы” федераль проектында яңа юнәлешләр – төбәк һәм муниципаль китапханәләрне, филармонияләрне модернизацияләү, ә 2026 елдан – Балалар сәнгать мәктәпләрен төзү дә барлыкка киләчәк, – дип хәбәр итте ул. – Бүген республика заманча Музыка йортына мохтаҗ. Ул күләмле иҗади идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек ачачак. Без киләсе елда 2 мең урынлык универсаль концерт залын проектлый башлауны планлаштырдык. Республика Хөкүмәтенә бу проектны тормышка ашыру буенча “Юл картасы”н эшләргә кушам. Шулай ук Уфаның тарихи үзәгендә музей кварталын булдыру буенча эшчәнлекне дәвам итүне, киләсе елда Кире кайтарылган исемнәр музеен ачуны да максат итеп куям.