Үз эшенең остасы, активист, спортка гашыйк, оста оештыручы –гомумән, бар яклап та килгән Илфат Финат улы авылдашларының теләсә нинди проблемасын үзенеке кебек кабул итә белүче яшь староста һәм авыл биләмәсе депутаты да әле. Авыл халкы нәкъ менә аңа үзләренең сораулары, проблемалары, үтенечләре, кайгы-шатлыклары белән мөрәҗәгать итә. Мондый вазыйфаларны биләү өчен игелекле күңелле, сизгер йөрәкле, сабыр һәм түзем, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәк. Һәм ул бу сыйфатларның һәммәсенә дә ия кеше. Аның алдында көн саен һәркемне тыңлый белү һәм ярдәм итү, ә аннары үз өстенә җәмәгать эшләрен һәм мәшәкатьләрен йөкләү бурычы тора.
Иске Калмашта авылында туып үскән райондашыбыз туган авылында гаилә корып, матур итеп яши, ул монда барысын да белә һәм аны да белмәгән кеше юк. Шуңа күрә аның өчен авыл бик якын, аның һәр сукмагы, һәр урамы күңеленә газиз. Ул бар күңеле, булмышы белән үз авылы өчен борчыла, аны матур итеп күрергә тели, авылдашларын хөрмәт итә һәм ниндидер сораулар, проблемалар белән килгән һәркемгә дә ярдәм итәргә тырыша.
Тынгысыз, актив райондашыбыз өч балалы гади, тырыш гаиләдә үскән. Әтисе авылда алдынгы комбайнчы була, ә әнисе мәктәптә физкультурадан укыта. Бүгенге көндә алар хаклы ялда. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул туган авылына кайтып төпләнә һәм халыкны өзлексез җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үз эшен ача. Илфат Финат улы һәрчак районның иҗтимагый-сәяси тормышында кайный. Авылдашлары аны үзләренең депутаты һәм авыл старостасы итеп сайлыйлар, аңа үзләренең көнүзәк проблемаларын ышанып тапшыралар. Тирә-юньдәгеләргә риясыз ярдәм итәргә күнеккән иң лаеклы, тынгысыз кешеләрне авыл халкы юкка гына ышанычлысы итеп сайламый. Староста һәм депутат буларак та аңа бик күп төрле эшләр башкарырга туры килә. Кече Ватанының чын патриоты буларак, ул зур активлык белән районыбыз һәм туган авылында узган барлык чараларда да актив катнаша. Ә инде аның спорт сөюе, авыл халкын һәм яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә салган тырышлыгы турында әйтеп тә торасы юктыр. Иске Калмашта узган күп төрле спорт чаралары – волейбол, футбол, хоккей турнирлары кебек ярышларның алыштыргысыз оештыручы һәм иганәчесе дә булып тора ул.
Шушы көннәрдә Иске Калмаш авылында М. Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы филиалын ачу тантанасы үтте. Аны ачу инициаторы һәм оештыручысы да булды ул. Штаб якын-тирәдәге авыллар өчен үзәк булачак, анда безнең яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыелып, олаулар белән озатырга йөкләр формалаштырачак. Битараф булмаган кешеләр биредә маскировка челтәрләре үрәчәк, окоп шәмнәре ясаячак, посылкалар китерәчәк. Илфат Финат улы Иске Калмаш авылы егетләре белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләренә һәм егетләрнең үзләренә дә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтә.
Киң күңелле райондашыбызның позитивлыгы, тормыш сөючәнлеге тирә-юньдәгеләрне дә игелекле эшләргә, ярдәмгә дәртләндерә, матур эшләргә илһамландыра. Ул кече Ватанын чын күңеленнән ярата. Тагын өстәп язмабыз героеның яхшы гаилә башлыгы булуын да билгеләп үтәсе килә. Күркәм гаиләсендә әти-әнисенең матур үрнәгендә ике ир бала – 10 яшьлек Ильяс белән 3 яшьлек Илназ үсеп килә.
“Тормыш иптәшемнең матур сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Ул – мәрхәмәтле күңелле, ярдәмчел, җаваплы, тырыш, оста куллы, актив кеше. Өйдә юыну бүлмәсендә киштә ясап куюдан башлап, йорт салу кебек эшләргә кадәр оста ул. Аның көнкүреш планында гына түгел, өйдә дә тулы тәртип хөкем сөрә. Тормыш иптәшем без – гаиләсе, якыннары, туганнары өчен дә өзелеп тора, ярдәмчел ул, тормыш юлдашы һәм әти дә. Шул ук вакытта аны күршеләрдән башлап дусларына кадәр барысы да диярлек ярата. Чөнки аңарда гаделлек хисе бик зур, ул беркайчан да гаделсезлек яныннан узмаячак һәм һәрвакыт көчсезләрне яклаячак. Шулай ук ул – бик яхшы юмор хисле һәм һәр компаниянең җаны. Без аның белән нык горурланыбыз”, – ди язмабыз герое турында зур сөю, җылылык һәм горурлык хисләре белән Иске Калмаш модельле китапханәсендә эшләүче тормыш юлдашы Фируза Владик кызы Хаҗиева.