ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 декабрь 2024, 09:20

Хаталарны төзәтү өчен чат-бот эшли

Башкортстан Республикасы Президентының 1999 елның 4 маендагы “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Башкортстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру турында” УП-243нче Указын үтәү чикләрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршында Комиссия эшчәнлек алып бара.

Хаталарны төзәтү өчен чат-бот эшлиХаталарны төзәтү өчен чат-бот эшли
Хаталарны төзәтү өчен чат-бот эшли


Хәзер безнең районда да “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Законны тормышка ашыру буенча яңартылган комиссия эшли.
Әлеге комиссиягә Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җитәкчелек итә.
Комиссия секретаре: Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин.
Комиссия секретаре белән элемтәгә керү өчен телефоннар: 834796-3-18-30 (эш телефоны), 89373481848 (кәрәзле телефон).
11 декабрьдә “Торатау” Конгресс-Холлында муниципаль комиссияләр секретарьләре өчен укыту семинары һәм Комиссиянең төбәк Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев рәислегендәге киңәйтелгән утырышы үтте.
Укыту семинарында анда катнашучыларга элмә такталардагы хаталарны Республикага идарә итү үзәге эшләүче чат-бот ярдәмендә төзәтеп була дип сөйләделәр. Моннан тыш, шушы чат-бот аша тукталыш пунктларында, реклама плакатларында, юл билгеләрендә киткән хаталар турында да хәбәр итеп була. Моның өчен төгәл адресны күрсәтеп, фотосурәт җибәрергә кирәк. Әлеге хәбәрнамә “Инцидент менеджмент” мәгълүмәт системасында автомат рәвештә теркәлә, белгечләр бу дәгъваны теге яки бу структурага юллаячак. “ГОРОД БЕЗ ОШИБОК. БАШКОРТОСТАН” – “санлы ярдәмче” дип исемләнгән чат-бот русча да, башкортча да “аңлый”.
Хөрмәтле райондашлар, сез дә шушы чат-боттан файдалана аласыз. Ул Telegram мессенджерында https://t.me/bashnamebot сылтанмасы буенча эшли.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас