Шушы көннәрдә башкалабыз Уфаның «Нур» татар дәүләт театры бинасында Башкортстан халыклары сәнгатенең «Азамат – 2024» XII республика яшьләр форумы үтте. Чара күп милләтле Башкортстаныбызда яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм милләтара татулыгын ныгытуга юнәлдерелгән иде. Фестивальдә вокаль, бию, инструменталь, ялгыз һәм иҗат коллективлары башкаруында Башкортстан халыклары сәнгать әсәрләреннән репертуар белән төрле сәнгать төрләре тәкъдим ителде. Безнең Чакмагыш авылы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да анда катнашып, чираттагы тапкыр үзләренең талантларын, осталыкларын дәлилләде. Тәҗрибәле, сәләтле Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева җитәкчелегендәге “Дуслык” фольклор-хореография ансамбле «Биеп күңел ачабыз» дигән татар биюен башкарып, иң югары баскычны яулады. Ә Дарина Мәкъсүтова башкортча ялгыз «Тыпырдык» биюен башкарып, икенче урынга лаек булды.
Талантлы хореограф Эльза Әхмәт кызының үз эшен яратып башкаруы һәм максатчанлыгы аркасында “Дуслык” күптән түгел Уфа шәһәрендә узган “Башкортстан йолдызлары” күп жанрлы конкурсында да үз талантын күрсәтеп, уңышларга иреште. Бу көн барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны сөйләп бетергесез матур хисләр һәм якты тәэссоратларр белән тутырды. Конкурс һәр чыгышында югары осталык һәм креативлык күрсәтүче бик күп талантлы коллективларны җыйды. Бәйге хөкемдарлары (жюри әгъзалары) катгый, әмма гадел хөкем иттеләр. Безнең «Дуслык» ансамбле анда «Задорная» мари биюен башкарып, искиткеч дәрт һәм фидакарьлек күрсәтеп, Гран-при яулады. Бу уңыш, һичшиксез – ансамбльдә катнашучыларның һәм аларның җитәкчесенең армый-талмый башкарган хезмәте нәтиҗәсе.
“Бу сезнең искиткеч җиңү яулау өчен нинди хезмәт һәм тәрбия салуыгызны тагын бер кат раслый. Балаларыбызны бию дөньясына алып кереп, аларның талантына ышануыгыз, җиңү шатлыгын тоярга мөмкинлек бирүегез өчен Эльза Әхмәт кызына һәм сыйныф җитәкчеләребезгә әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сезгә яңа җиңүләр, иҗади идеяләр телибез”, – диләр зур хөрмәт белән әлеге ансамбль балаларының әти-әниләре.
Әлбәттә, мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләр балалар өчен киләчәккә стимул булып тора, иҗатка, сәнгатькә илһам бирә. Әлеге җиңүләр аларны яңадан-яңа уңышларга, казанышларга канатландырсын һәм рухландырсын!