Традициядән тайпылмыйча, елның беренче көнендә чакмагышлылар «Вәгъдәләр йөгереше» стартына басты. Бу көнне районның актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылары «Вәгъдәләр йөгереше»ндә очрашты. Быел акциягә якташыбыз, танылган психолог Илшат Акчурин дә кушылды. Чарада теләгән һәр кешедә катнашу мөмкинлеге булды. Һәркем күкрәк номерында үз максатын белән язып, тиешле дистанцияне йөгереп чыкты. Катнашучыларның серле теләкләре тормышка ашар, дип ышанабыз. 2 гыйнварда Гаилә белән ял паркында сәламәт яшәү рәвеше алып баручы төрле яшьләрдәге район дашларыбыз скандинавча йөрү акциясенә кушылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2020 нче елның октябрь аенда «Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм» проекты тормышка ашырыла башлаган иде. Проект районыбызның төрле буын вәкилләрен берләштерде. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айсылу Халитова сәламләп, әлеге спорт төренең сәламәтлек өчен файдалы булуы турында сөйләде. Чакмагышлылар Тынычлык аллеясе буенча скандинавча йөреп үттеләр. Шул ук көннең кичендә Гаилә белән ял паркында Балалар сәнгать мәктәбе коллективы күңелле чара оештырды. Дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар райондашларга өшергә ирек бирмәде. Гөлзия Ситдикова, Регина Хәмәтшина, Камил Кәримов, Индира Имаметдинова, Аделина Дәүләтова, Альберт Арысланов моңлы җырларын бүләк итте. Эльза Сәетгәрәева җитәкчеле гендәге «Дуслык» ансамбле күңелле флешмоб белән чыгыш ясады. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айгөл Кудрявцева оештырган уеннар һәркем күңеленә хуш килде. 3 гыйнварда урындагы ДОСААФ бүлекчәсе базасында районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары командалары арасында лазерлы винтовкадан ату буенча ярышлар үткәрелде. Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәп, Иске Калмаш, Үрнәк, Рәҗәп, Имәнлекул мәктәпләре укучылары, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлекчәсе начальнигы Ринат Ризванов, районның хәрби-патриотик тәрбия координаторы, урындагы “Яшь армияче” бүлеге начальнигы, Чакмагыш гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләрен укытучы-оештыручысы Руслан Гыйрфанов, судьялар Риф Шакиров, Радим Хаҗиев катнашты. Ринат Раян улы Ризванов биредә җыелучыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүен һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Чараның судьясы Риф Ринат улы Шакиров ярыш шартлары белән таныш тырды. Артабан яшүсмерләр ату осталыгында ярышты. Нәтиҗәдә командалар арасында беренчелекне Чакмагыш беренче урта мәктәбе, икенче урынны гимназия, өченче урынны Рәҗәп урта мәктәбе командасы яулады. Шәхси беренчелектә кызлар арасында беренче урында Эвелина Казыйханова (беренче урта мәк тәп), икенчедә — Вилена Латыйпова (гимназия), өченче урынга Амелия Еникеева (Иске Калмаш урта мәк тәбе) лаек булды. Егетләр арасында беренче урынны Арсен Сәхәветдинов (беренче урта мәктәп), икенче – Данил Баты ров (беренче урта мәктәп), өченче урынны Азамат Нәбиев (гимназия) алды. Бу көннәрне көндез үткән чаралардан тыш, районыбызның үзәк чыршы мәйданында күңелле кичәләр дә оештырылды. Көннең салкын булуына карамастан, районыбызның Гаилә белән ял паркында беренче гыйнварда «кызу» булды. Район халкы, кайткан кунаклар үзәк мәйданга чыршы янына «Яңа ел уеннары» дип аталган күңелле чарага җыелган иде. Яшьләр үзәге, урындагы «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре белән берлектә әзерләнгән чарада Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары чакмагышлылар һәм кунакларга мавыктыргыч уеннар әзерләгән иде. Конкурсларда өлкәннәр дә, кеч кенә райондашларыбыз да актив катнашты. Юлия Хәкимова, Лиана Хәбибуллина җыр бүләк итте. Чара купшыкай янында күңелле дискотека белән тәмамланды.