ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 декабрь 2024, 10:15

Үзләре остаз булдылар

14 декабрь – республикада Башкорт теле көне

 


Шушы җәһәттән Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6 “а” классында туган башкорт телен өйрәнүче укучылары (укытучылары Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева) үзләре кече сыйныфларда белем алучы малайлар һәм кызлар өчен остаз булып алдылар. Алар “Акмулла кебек башкорт телен беләсеңме?” девизы белән “Аң-белемгә чакыру чарасы”нда түбән класс укучыларының дөрес язу күнекмәләрен тикшерде һәм хатасыз язучыларны “Дөрес язучы!” дип билгеләде. Ә кечкенәләр остазларына белемнәрен күрсәтергә ашыкты. Барысына да “Әфарин!” дибез!

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас