ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 декабрь 2024, 05:10

Радий Хәбиров: "Бергә булыйк, бердәм булыйк!"

13 декабрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-Холлында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съезды үтте.

Радий Хәбиров: "Бергә булыйк, бердәм булыйк!"Радий Хәбиров: "Бергә булыйк, бердәм булыйк!"
Радий Хәбиров: "Бергә булыйк, бердәм булыйк!"

Аның эшчәнлегендә Башкортстаннан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык делегат катнашты. Күләмле форум барышында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм күрсәтү, башкорт телен саклау һәм үстерү, милли мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, демография һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Съезд утырышында делегатлар соңгы биш елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм алдагы перспективага көнүзәк бурыч-максатлар билгеләделәр. Корылтай делегатлары һәм мәртәбәле кунаклар алдында чыгыш ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров республикада милләтара мөнәсәбәтләрнең үсеше турында сөйләде һәм төбәк социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. "Чыгышымны йомгаклап, минем өчен бик тә мөһим булган фикерне җиткерәсем килә. Безнең төп максатыбыз – Русия халыкларының тату гаиләсендә күп милләтле Башкортстанның иминлеге һәм чәчкә атуы. Безнең бурычыбыз – монда, Башкортстанда һәм аның чикләреннән тыш башкорт телен, үзенчәлекле, кабатланмас мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү. Тик без башкорт халкының киләчәге өчен генә җаваплылык тотмыйбыз. Без – Русия дәүләтенең таяныч төбәге. Без – күпмилләтле илебезнең кешеләр саны буенча дүртенче урында торган халкы. Без – күчмә тормыштан пилотсыз очкычларга, сәнәгать роботларына һәм санлаштыруга күчкән, илдәге иң сыйфатлы ягулык, бишенче буын хәрби самолетлар өчен алдынгы моторлар җитештергән, дөнья дәрәҗәсендәге иң уңышлы Фәнни-мәгариф үзәгенә ия булдыручы-төзүче халык. Алда – туган Башкортстаныбызны һәм Бөек Русияне артабан үстерү буенча күләмле планнар. Һәм мин шушы эшчәнлектә Корылтайның, безнең активның беренче сафларда булуын үтенәм. Кадерле дуслар, мин сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм изгелек телим! Ә Корылтайга – нәтиҗәле эшчәнлек һәм яңа казанышлар! Бергә булыйк! Бердәм булыйк!"

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас