+24 °С
Яңгыр
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Викторовна Минакова, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Хәмзә улы Әхмәтов һәм башка күп мәртәбәле кунаклар, якташларыбыз, авыл халкы катнашты. Капиталь ремонттан соң 4 километр озынлыктагы Бәшир авыл биләмәсенең төп автомобиль юлларының берсе, шул исәптән авыл эчендәгесе файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда Ташкалмаш авылына керү юлын реконструкцияләү, тышкы газүткәргечләр кору, тузган күпер корылмасын алыштыру, юл билгеләре кую, тротуарлар кору, юл билгеләре салу күләмле эшләре башкарылды. Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында