ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 декабрь 2024, 06:25

Телебез мәңге саклансын дип

Бүген, 14 декабрьдә, республикабызда Башкорт теле көне билгеләнә.

Телебез мәңге саклансын дипТелебез мәңге саклансын дип
Телебез мәңге саклансын дип

Районда бу көнгә багышланган “Акмулла варислары” дигән шигырь сөючеләр конкурсы үтте. Ул бөек мәгърифәтчебез Мифтахетдин Акмуллага багышланды. Конкурсның максатлары — Акмулла иҗатына кызыксыну уяту, укучыларның иҗади, артистлык сәләтләрен үстерү, районыбызның кечкенә талантларын ачу. Конкурста район мәктәпләрендә белем алучы өч дистәгә якын укучы катнашты. Һәр бала ятлаган шигырен сәнгатьле итеп, артистларча, матур сөйләде. Катнашучыларның барысы да Мифтахетдин Акмуллага, дәүләт теле булган башкорт теленә дан җырлап, чын мәгънәсендә үзләренең шигырь сөюче икәнлекләрен күрсәтте. Бәйгедә “Мифтахетдин Акмуллага багышлап үзе язган шигырьне сөйләүчеләр” номинациясендә җиңүчеләр: Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 11 класс укучысы Азалина Хәбирова (җитәкчесе Рәмзилә Равил кызы Исамгалиева), Аблай мәктәбенең 8 класс укучысы Фидания Арсланова ( Рузилә Үзбәк кызы Әхмәтова), Тайняш мәктәбенең 8 класс укучысы Азалия Бәдретдинова (Айгөл Риф кызы Сәмигуллина), Яңа Ҡоты мәктәбенең 3 класс укучысы Айгизә Мөхәммәдиева ( Раушания Сәгыйть кызы Маликова), Үрнәк мәктәбенең 4 класс укучысы Индира Мөхәммәтгәрәева (Айгөл Рвинат кызы Зиннәтуллина). “Акмулла шигырьләрен яттан сөйләүче” номинациясендә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 2 класс укучысы Эллария Мөхәммәдиева (Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева), Үрнәк мәктәбенең 2 класс укучысы Урал Гыймранов ( Айгөл Рвинат кызы Зиннәтуллина), Чакмагыш Гимназиясенең 5 класс укучысы Самира Шайморатова (Гөлназ Зәфир кызы Габделбасыйрова), Иске Бәшир мәктәбенең 5 класс укучысы Илмир Рамазанов (Гөлшат Ришат кызы Садертдинова), Имәнлекул мәктәбенең 10 класс укучысы Риназ Гыймалетдинов (Лилия Сәгыйть кызы Тимерханова) һәм Тайняш мәктәбенең 10 класс укучысы Гөлсинә Якупова (Айгөл Риф кызы Сәмигуллина) I урынга лаек булдылар. Шушы ук номинациянең II урынын Яңа Балтач мәктәбенең 3 класс укучысы Ангелина Сәетгәрәева (Илсөяр Фәвил кызы Мусина), Имәнлекул мәктәбенең 7 класс укучысы Илнара Шириева ( Лилия Сәгыйть кызы Тимерханова), Тозлыкуш мәктәбенең 9 класс укучысы Аделия Әхмәтова (Оля Мәгъдән кызы Хәмидуллина) яулады. Иске Калмаш мәктәбенең 4 класс укучысы Элина Макулова (Ирина Фәнүр кызы Сухова), Имәнлекул мәктәбенең 1 класс укучысы Чулпан Исхакова ( Лилия Сәгыйть кызы Тимерханова), Калмашбаш мәктәбенең 6 класс укучысы Ангелина Әһәдуллина (Гөлчәчәк Мәснәви кызы Шәрифгалиева), Чакмагыш Гимназиясенең 10 класс укучысы Альмир Баһманов III урынга чыкты. Җиңүче укучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез! “Бәйгедә катнашучы барлык шигырь сөючеләребезгә, аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез” — ди жюри әгъзалары. Тел – халыкның мәңгелек тере тарихы. Ул төрле үзгәрешләр кичерә, ләкин яши! Телебез, моңлы җыр булып, мәңге саклансын Рәмзилә Исламгалиева, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.

Телебез мәңге саклансын дип
Телебез мәңге саклансын дип
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас