Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Русия мөселманнары диния нәзарәте вәкиле Мөхәммәд хәзрәт Миңнегалиев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, авыл имамнары катнашты.
Дин әһелләре чара башында гадәттәгечә райондашларыбыз иминлегенә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан яугир-якташларыбызның исәнлегенә, аларның тиз арада туган якларына әйләнеп кайтулары хөрмәтенә дога кылдылар.
Реканс Фәнил улы Ямалеев дин әһелләре каршында чыгыш ясап, аларның эшчәнлегенә уңай бәһа бирде. Ул күптән түгел МХО якларына барып, якташ яугирләргә гуманитар ярдәм тапшыруы турында сөйләде, солдат егетләребезнең кайнар сәламнәрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Шунысы куанычлы, безнең мәчетләр үсә, төзекләндерелә, имамнар һәм мәхәллә әгъзалары саны елдан- ел арта. Урыннарда динне үстерү буенча актив эшчәнлек һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү эше алып барыла. Дин әһелләренә конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре, традицион кыйммәтләрне үстерүләре һәм мөселман бәйрәмнәрен үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүегез, яугирләрнең туганнарына әхлакый һәм рухи ярдәм күрсәтүегез өчен аеруча рәхмәт”, – диде ул.
Актив эшчәнленлекләре өчен Реканс Фәнил улы районыбызны барлык дин кардәшләргә рәхмәт белдереп, Дильшод Касыймходжаевка һәм тагын берничә имамга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Дильшод хәзрәт үз чиратында район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеевка дин мәсьәләләрен чишкәндә һәрдаим ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Русия мөселманнары диния нәзарәте вәкиле Мөхәммәд хәзрәт Миңнегалиев күпьеллык хезмәте һәм дин тотучыларның берләшүенә керткән зур өлеше өчен Аблай авылы имам-хатыйбы Фәһим Гыйният улын Хәйруллинны «Әл-Игътисам» – «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.
Авыл имамнарына шулай ук районыбыз мөхтәсибәтенең дә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара барышында район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев презентация ярдәмендә быел башкарылган эшчәнлек белән таныштырып, хисап тотты.
Җыелыш ахырында төрле сораулар буенча фикер алышынды, җыелыш барышында үткән эшләргә йомгак ясалды.