Рольләрне Динә Сираева (Саҗи), Денис Мансуров (Хәйдәр), Гөлназ Сәлимова (Халисә), Рәсим Батыргәрәев ( Әнвәрбәк), Вадим Нуриев (Рифат), Илсөяр Габдрахманова (Сәлимә), Ревенер Гобәев (Гаптри), Гөлшат Галләмова (Мәймүнә), Айгөл Кәримова (Рәмилә), Гөлнара Шәймиева (Әнисә),Рузил Гафаров (Дамир) башкарды, осталыкларын күрсәтте, тамашачы сөюен яулады. Спектакльнең уңышлы чыгуында шулай ук тавыш операторы, композитор Урал Гатауллин, районның гына түгел, ә бәлки республика күләмендә танылган баянчы Рудин Бәд ретдинов, ут-яктылык белән бизәүче Дамир Фәйзуллин, декороцияләр куючы Вадим Нуриев, Рузил Гафаров, рәссам, Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Айгөл Кудрявцева, Резеда Әхмәтова, Гөлназ Габсалихова лаеклы өлеш кертте. Йомгаклау чыгышын район мәдәният йорты директоры Луиза Фрит кызы Ишморатова талантларыбызга рәхмәт сүзләреннән башлады, халык театрының үрнәкле эшчәнлеген ассызыклады, арытаба да иҗади уңышлар теләде. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов тәбрикләү чыгышыннан соң район хакимиятенең бүләкләрен, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов талантларны һөнәри камиллеккә ия булганы, мәдәни һәм җәмәгатьчелек тормышында активлык күрсәткәннәре өчен Чакмагыш авыл Советы, авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Чыгышларның уңышлы булуының сере пьеса-әсәрләрнең халык күңелен яулап алырдаен сайлап репетицияләрдә йөреп «шомарып» бетүдәме? Тәүдә шушы сорау белән сәхнә ветераны, Русия Федерациясенең мәдәният отличнигы Динә Хәсәновага мөрәҗәгать иттем: «Әлбәттә, рольләр башкаручыга зур тәләпләр куела, аларны үтәмичә сәхнәгә чыгасы юк. Әмма уңыш өчен бу гына җитми әле, беренче чиратта театр сәнгатенең үзенчәлекләрен яхшы белгән режиссер кирәк. Тәвис Нуриев – нәкъ менә шундый сәнгатькяр. Аны мин үсмер чаклардан беләм. 1968 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы мәдәният системасында бергә эшләдек. Ә инде сәхнәгә аяк басуыбыз аннан да ир-тәрәк булды. Безнең Үрнәк мәктәбе район күләмендәге фестиваль смотрларда катнашып, һәрчак алдынгы урыннарны яулады. Халык уен коралларының иң зур ансамбле бездә булды. Авылдан сәхнә талантлары күп чыкты, укып һөнәргә ия булганнан соң байтак яшьләр район мәдәният йортына эшкә урнашты. Тәвис Нуриев мәдәни тормышта кайнап яшәде, камиллек үрнәге булып танылды, әле дә яшьләрнең остазы ул. Аның өчен театр да уйнауда вак мәсьәлә юк. Һәрберебезне бөртекләп өйрәтә, һәр хәрәкәтебезне җентекләп күзәтә ул. Төс-кыяфәт, киемнәрнең дә әсәрдә сурәтләнгәнчә тормышчан булуы шарт итеп куела. Рольләрне ятлау гына аз, бигрәк тә интонацияга игъти бар итәргә: кайсы урында тавышны күтәрергә, яки, киресенчә, тынычрак сөйләргә кирәк... Режиссерның хәтта без уйныйсы рольләрне яттан белүе сокландыра. Сүзне әйт микалдырсак, хәрәкәт, мимика дөрес булмаса, шунда ук туктата, дө ресләүне таләп итә. Барыбыз да аны аңлыйбыз, хөрмәт итәбез». Динә ханымның сүзләрен баш калар да куәтли. —Мәктәптә укыган елларымда ук җыр-биюгә ихлас булып, театр түгәрәкләренә йөреп, фестивальләр дә катнашып, камиллеккә омтылга нымны күрсәтсәм дә, укуымны тәмамлау белән сәнгать буенча укырга китү теләгемне тормышка ашыра алмадым. Тәүдә үзаллы хезмәт юлымны шофер булып башладым, шул ук вакытта үзешчән сәнгатьтә активлыгымны дәвам иттем, аеруча җырларга яратам. Ниһаять, хыялымны тормышка ашырдым: 2017 ел дан башлап район мәдәният йор тында эшлим, Стәрлетемак мәдәни агарту техникумында хор-дирижер лык, вокал юнәлешләре буенча белемгә ия булдым. «Замандашлар» халык театрының режиссеры Хәтиф абый Хәйбрахманов хаклы ялга киткәч, ул вазыйфага тәгаенлән дем. Аннан күргән осталык алымнарын кулланып эш башладым. Җаваплы да, катлаулы да бу хезмәт. Тәүге чорда,хәтта театр бүлегендә укырга кирәк булган икән, дип тә уйлап куя идем. Әмма яратып башкарганның, тырышлыкның уңышка китерүен тәүге елда ук аңладым.Беренче зур үзаллы эшем Ә. Яһүдинның “Мәхәббәт зилзиләсе“ дигән әсәрен сәхнәләштерү булды. Тәүдә район сәхнәсендә чыгыш ясадык, аннан шул комедия белән Балтач районында Фәрзәнә Касыймова призына үткәрелгән театр бәйгесендә лауреат булдык. Хөкемдарларның: “ Иң матур декорация һәм иң оста уенчылар – Чакмагышта”, – дип билгеләүләре арытаба эшчәнлек алып барырга ыша нычымны арттырды, яңа уңышларга илһамландырды. Соңгы берничә ел эчендә генә зур сәхнәләрдә чыгышлар ясап, призлы урыннар яуладык. Белорет шәһәрендә оештырылган “Алтын тирмә”дә катнаштык, “Моңнар кайтсын авылга яки авылга кызлар килде” комедиясын куеп, Диплом белән бүләкләндек. Бакалы районында үткән бәйге дә базгә куаныч китерде. Камиллеккә омтылабыз, остазларның киңәшләре осталыкка юл ача. Халык театры исемен яклаганда Тәвис абыйга мөрәҗәгать иттек. Менә әле дә спектакльдә үземнең дә роль баш каруым һәм, иң мөһиме, фестиваль өчен чыгыш ясавыбыз сәбәпле, бу җаваплы бәйгегә әзерлек чорында Тәвис абыйны чакырдык. Аның килүе, тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашуы яшьләр өчен һәрвакыттагыча «мастер класс» булды: «Театр законын бозмагыз, хәтта сәхнәдән читтә – пәрдә артында чыгар вакытны көтеп торганда да уегыз еракта булмасын. Әсәрдәге вакыйгалар эчендә йөзегез, ә инде тамашачы алдына чыккач, бер-берегезнең күзенә карап, залдагыларның күңелләренә үтәрлек итеп уйнагыз. Коллектив тату булганда, бер-береңне аңлап эшләгәндә генә көчле, – дигәне хәтерләрдә сакланыр». Ревенер Гобәевның сүзләрен җырчы-биюче, оста алып баручы Гөлназ Сәлимова дәвам итте. Ул район мәдәният йортына эшкә килгәнче Рапат, Яңа Коты, Иске Ихсан мәдәният йортларында художество җитәкчесе булып тәҗрибә туплаган. «Тәвис абый – безнең хөрмәтле остазыбыз, 2003 елда Кушнаренкода Зөлфәт Хәкимнең «Су төбендә сөйгәнем» әсәрен сәхнәләштереп халык театры исемен яуладык. Анда төп рольне баш кардым. Шул чакта Тәвис абыйның киңәшләре «Сәхнәдә Су анасы кебек йөзеп кенә йөр», – дип хәтта хәрәкәтләрне өйрәтүе әле дә истә, уңышлы чыгышларыбыз, югары исемнәр алып республика буенча танылуыбызга аның таланты, тынгы сыз хезмәте салынган», – дип матур хәтирәләре белән бүлеште Гөлназ. Бер уңайдан яшьрәкләрнең фикерен дә тыңладым. Гөлнара Шәймиева –Тәтешле районында (әнисе яклап тамырлары – Сыйрышбаш авылында) туып үскән кыз. Район мәдәният йортына Стәрлетамак мәдәният техникумының хор дирижерлык бүлеген тәмамлагач килде, Башкортстан дәүләт педагогия институтында укып, музыка укытучысы белгечлегенә ия булды, сәнгати коллективларның җитәкчесе булып эшли. «Тәвис абыйга ихтирамым зур: туры сүзле, гадел, хәтта усалрак булуы белән дә минем зурәтиемә ошаган.Театрны яратсаң, башкару осталыгына ия булырга теләсәң, режиссерның таләпчәнлегенә игътибар итәргә тиешсең. Без үзе безнең остазларыбызга чиксез рәхмәтлебез»,– ди ул. Форсаттан файдаланып, үз фике- ремне дә җиткерәсем килә. Талант лырыбыз күрсәтәсе әсәр белән та ныш булуым сәбәпле, аның уңышлы чыгачагына өмет багламаган идем. Артык катлаулы булмаган сюжет, җитмәсә әсәрдә авторы белән килешмәстәй урыннары да булуы ошап бетмәде. Чөнки театрның халыкны тәрбияләүче, яктыга, нурга илтүче булуы өчен яхшы әсәрләр сайлануы мөһим икәнлеген аңлый быз бит. Шулай итеп, сәхнәдә барган вакыйгаларның нәрсә белән тәмамлануын дулкынланып көттем. Ә инде тамашаның режиссерның күмәк күренеш вакытында ил анасы Саҗиәби авызыннан: «Бакча корты нәрсә ул, күңелләрдә корт булмасын, адәм баласын куңел зәгыйфлегенә илткән, авыруларга ки- тергән, язмышын каралткан да шул: көнчеллек, хөсетлек. Канәгать булып, изгелекләр кылып, матур эш-гамәллә- ребез белән җәмгыятькә файда ки- тереп яшәргә кирәк, балалар», – дип әйттерүе белән тәмамлануы бик тә урынлы булды, әсәрдәге кимче- лекләрне дә юкка чыгарды. Тама шачыларның басып алкышлавы рольләрнең оста башкарылуы режиссер талантының югары дәрәҗә дә торуын дәлилләүче ачыш булды. Минем үз чиратымда аз гына, бер мисалда гына булса да чагылдырып, гомере буена үз халкына хезмәт иткән, районның мәдәни тормышын үстерүгә лаеклы өлеш керткән Тәвис Нуриевның иҗади эш чәнлеген тәҗрибә мәктәбе итеп күрсәтәсем килде.