ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 декабрь 2024, 09:01

Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу

“Встреча” ветераннар һәм инвалидлар клубында сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен бик матур тамаша – “Хуш киләсең Яңа ел!” дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашуБәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу


Биредә җыелган бер төркем райондашларыбызны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләп, бәйрәм белән котлады.
“Районыбызда даими рәвештә бик күп күркәм чаралар узып тора. Менә бүген дә без сезнең белән җылы дустанә мохиттә бәйрәмчә шартларда Яңа ел өстәле янында очраштык. Район үзәк китапханәсендә эчтәлекле чаралар еш үткәрелә. Районда спорт чаралары да оештырылып тора. Район мәдәният йортында да бик күп төрле концертлар, фестивальләр үткәрелә. Сезне дә аларда актив катнашырга чакырам. Бүген бездә кунакта булган Дүртөйле шәһәрендә урнашкан Сукырлар җәмгыяте бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәт кызы Шәйхетдиновага рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең әлеге җәмгыяткә килүегез сизелеп торды. Элек тә бу җәмгыять актив эшләде, әмма сезнең тырышлыгыгыз, үҗәтлегегез, Чакмагыш халкын берләштерү теләгегез бик сизелә. Моның өчен Сезгә аерым рәхмәт. Безнең район инвалидлар җәмгыяте рәисе Юлия Гайнислам кызы Хәкимова да зур тырышлык салып эшен башкара. Аның эшчәнлек юнәлешләре бик күп. Ул волонтерлык штабында да өлгерә, күп балалы әни дә ул, оныклары өчен сөекле нәнәй дә үзе. Ләкин максат куйсаң барысына да өлгерергә мөмкин. Киләсе чараларда сезнең тагын да күбрәк катнашуыгызны телим. Барыгызны да якынлашучы Яңа ел бәйрәме белән ихлас тәбриклим. Һәммәбездә дә барысы да яхшы булсын һәм бүгенге ялыгыз матур һәм күңелле үтсен”, – диде ул, ихлас теләкләрен юллап.
Бәйрәм тамашасын алып баручы Юлия Хәкимова биредә җыелучыларны сәламләп, Яңа ел белән тәбрикләп, аның бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек алып килүен теләде. Бәйрәмдә кинәт пәйда булган әкият герое Убырлы карчык белән очрашу да һәммәсенең күңелен күтәреп, сихри, маҗаралар мохитенә алып керде. Яңа елның төп геройлары – Кыш бабай белән Карсылуның да бәйрәмгә килеп җитүләре һәммәсендә дә чын күңелдән сөендерде. Алар әкият геройлары белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачты, “Танышу”, “Кем артык?”, “Фикер йөртү” кебек кызыклы уеннарда катнашып, шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп, яңа ел бүләкләре алдылар. Юлия Гайнислам кызы Хәкимова башкаруында “Яңа ел” җыры күңелләрне күтәреп, искиткеч бәйрәм кәефе бүләк итте. Очрашу бәйрәм табыны артында күңелле аралашу белән дәвам итте.
“Бәйрәм бик күңелле, матур үтте. Ул һәммәсенең дә күңеленә хуш килгәндер, дип уйлым. Аны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребез – шәхси эшкуар Ришат Дамир улы Арысланов (“Дока”), «Заря» авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе рәисе Ранис Рәмзил улы Мәгалимов, җаваплылыгы чикләнгән “АРС –АГРО” җәмгыяте җитәкчесе Миләүшә Фәнил кызы Кодаярова, шәхси эшкуар Гүзәлия Фәриз кызы Хәмидуллина, муниципаль район буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева, “Енотик” фотосалоны (Айнур Мәкъсүтов), “Незнакомка” кибетенә (Зилә Йосыпова) зур рәхмәтләремне җиткерәм”, – диде чараны оештырып үткәрүче Юлия Гайнислам кызы Хәкимова.

Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас