Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Сергей Алаександрович Васильев, «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк операторы» фонды коммерцияле булмаган оешмасының төньяк зона буенча капиталь ремонт бүлеге начальнигы Михаил Александрович Мехоношин, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәсе” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, күпфатирлы йортлар советы вәкилләре һәм шушы йортларда яшәүчеләр катнашты.
Чара барышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм 2024 елда район биләмәсендә башкарылган эшләр, киләсе елга куелган максатлар һәм планнар белән таныштырды.
Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев күп фатирлы йортларны капиталь ремонтау, йорт алларын төзекләндерү, подъездларны ремонтлау эшләренә йомгак ясады.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәсе җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев коммуналь һәм торак хезмәтләре өчен расланган тарифлар, торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасы белән таныштырды, җылылык өчен түләүне исәпләү методикасын аңлатты.
Нефтекама шәһәрендәге «Газпромгазоразделение-Уфа» җәмгыятенең райондагы идарәче кампаниясе мастеры Рөстәм Рәхимҗан улы Ваһапов 2024-2025 елларның җылыту чорына әзерлек буенча башкарылган эшләр, күп фатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларын тиешенчә карап тоту турында мәгълүмат җиткерде.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында гражданнарның торакларында янгын куркынычсызлыгын профилактикалау темасына муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Руслан Нәкыйф улы Казыйханов чыгыш ясады.
Очрашу барышында киңәшмәдә катнашучылар “Башкортстан ихаталары” программасы чикләрендә башкарылган күләмле эшләр турында сөйләште.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган ремонт эшләрен үткәрү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча сорауларның һәркайсына бу эшләрне башкару өчен җаваплы булган җитәкчеләр анык җаваплар бирде. Чарада катнашучы йорт советлары вәкилләре дә, фатир хуҗалары да бу мәсьәләләрне тикшерүдә аеруча активлык күрсәтеп, торак кануниятен һәм хезмәтләрдән файдалану буенча хокукларын яхшы белүләре белән аерылып торалар һәм үзләре яшәгән йортларда хәл ителәсе мәсьәләләрне нәтиҗәле башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын сала.
Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев югары гражданлык позицияләре һәм күпфатирлы йорт тормышында актив катнашканнары өчен йорт комитетлары рәисләре Лилия Ягъфәр Хәсәнова, Марат Икъбәл улы Вәлиев, Илдар Әнвәр улы Рияновка Рәхмәт хатлары тапшырды.