Китапханәче Гөлнара Китапова чарада катнашучыларны гаиләнең кеше тормышындагы әһәмияте, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче изге традицияләрне саклау барышы белән таныштырды. Чарада катнашучылар алдында Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе директоры Алсу Радик кызы Гәрәева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Чараның кунагы – якташ язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Мәснәви кызы Әблиева үзенең балачагы, кече Ватаны һәм шигырьләр иҗат итү теләге барлыкка килүе турында сөйләде. Шулай ук ул «Хыялымда – бала чак» дип исемләнгән иллюстратив-китап күргәзмәсендәге әсәрләре белән таныштырды һәм "Ташбака – уңган апа" исемле китабын тәкъдим итте. Балалар автор укыган шигырьләрне зур кызыксыну белән ихлас тыңладылар һәм бик теләп төрле уен-конкурсларда катнаштылар. Ахырда Люция Мәснәви кызы яшь укучыларга һәм китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте.
Якташ язучыбызның шигырьләрен кечкенә спектакль сыман итеп уйнап, үзләрен сәхнәдәге чын артист итеп тоя алу мөмкинлегенә сабыйлар бик шатланды. Өлкәннәр дә, балалар да: “Мондый очрашулар ешрак булсын иде!” – дип, юмарт тараткан тәмле күчтәнәчләр, бүләк иткән китаплар өчен рәхмәтләр әйтеп, бик күп җылы, матур тәэссоратлар туплап таралышты.
Балалар модельле китапханәсе коллективы Айвар һәм Гүзәл Баяновларга иганәчелек ярдәм оештырулары, Илмир Сакаевка («Хәләл» кибете) татлы бүләкләр бирүе өчен аерым рәхмәт белдерә.