Чарага муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, айлык чикләрендә чаралар үткәрүчеләр һәм аларда катнашучылар җыелды.
Балаларда һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ, сәламәтлек өчен җаваплылык, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт булдыру максатыннан районда 1 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча айлык үткәрелде. Аның бурычлары сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлату, кисәтү һәм һәр яшь кешегә җиткерүдән гыйбарәт иде.
Чаралар планына укучылар һәм аларның әти-әниләре белән лекцияләр, әңгәмәләр, тематик класс сәгатьләре, спорт-сәламәтләндерү, мәдәни-киңкүләм чаралар, «Наркотикларсыз Башкортстан» буклетлар конкурсын үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча буклетлар, истәлекләр, флаерлар тарату, «Яшүсмер» рейдларын үткәрү, алкоголь, наркотиклар, токсик матдәләр куллануга, тәмәке тартуга һәвәс укучыларны ачыклау һәм аларны мәктәп эчендә исәпкә кую, блокировкалау өчен наркотик юнәлештәге сайтларны ачыклау куелды.
“Без, өлкәннәрнең максаты – әлегә, сез, балалар, безнең белән янәшә булганда бу явызлык белән беркайчан да очрашырга, бәйләнештә булырга кирәкмәвен тагын бер кабат җиткерү. Моның өчен сезгә: “Юк!” – дип әйтә белү кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кызганычка каршы, хәвефле гадәтләргә каршы беренче адымны кеше күпчелек очракта үзе ясый. Бу көнүзәк темаларны безгә балаларга, яшьләргә һәрвакыт искә төшереп тору мөһим. Алар бу зыянлы матдәләргә беркайчан да кагылмау гына түгел, хәтта уйламасыннар да. Һәммәгезгә дә: ”Афәрин!” – димен һәм киләчәктә барыбызның да бәхетле булуыбызны, ә моның өчен сау-сәламәт булуыбызны телим”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, айлыкка йомгак ясап.
Районның авыл биләмәләрендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр арасында Зинфера Зөлфәт кызы Садыйкова (Калмашбаш авыл Советы), Лиана Раил кызы Гыйзетдинова (Рапат авыл Советы), Эльза Гидрат кызы Маннанова (Имәнлекул авыл Советы), Лира Әбелкәрим кызы Сәлахова (Тозлыкуш авыл Советы), Алсу Алмаз кызы Кудашева (Иске Калмаш авыл Советы), Миләүшә Мәснәви кызы Садыйкова муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының грамоталары белән бүләкләнде.
Район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин да тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча айлыкта актив катнашучыларны сәламләп, бу кирәкле һәм актуаль эшчәнлекне айлык кысаларында гына түгел, бөтен уку елы дәвамында да шулай актив дәвам итәргә чакырып, лаеклыларны бүләкләде.
Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында шундый ук грамоталарга Тозлыкуш урта мәктәбе, Чакмагыш гимназиясе, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы, Чакмагыш беренче урта, Г.Латыйпов исемендәге Иске Бәшир, Имәнлекул, Яңа Балтач урта мәктәпләре лаек булды.
Шулай ук муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының грамоталары “Наркотикларсыз Башкортстан” буклетлар конкурсында призлы урын яулаучы Тозлыкуш урта мәктәбе укучысы Аделия Илнур кызы Әхмәтова, Чакмагыш гимназиясенең 9А укучысы Июлия Булат кызы Әхмәдиева, Аблай урта мәктәбеннән Вилдан Вадим улы Латыйпов, Илнар Айнур улы Габдуллин, Данил Илшат улы Хәйруллин, Чакмагыш гимназиясеннән Карина Альберт кызы Дәүләтшина, Ралина Динар кызы Гарифуллина, Алина Ришат кызы Бакиева, Зарема Илнур кызы Насретдинова, Карина Вадим кызы Муллагалиевага коллектив эшләре өчен тапшырылды.
Чара ахырында китапханәнең хокукый мәгълумат үзәге баш китапханәчесе Гөлназ Бикташева чарада катнашучылар өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тренинг чара үткәрде.